Равил хәзрәт Бикбаев: «Хәрам ризык күңелне каралта, кешене Аллаһтан ерагайта»

Табын янында утырганда, берәү өстәлдә торган казылык хәләлме-юкмы икән дип сораштыра башлады. Шунда мәҗ­лестәше аңа, ризыкны кешеләргә Аллаһы Тәгалә Үзем би­рәм дигән бит, өстәлгә куелган икән, шикләнмичә аша инде, дип «тынычландырырга» ашыкты. Икенчесе, хәләл дип язылган булса да, аның бисмилла әйтеп суелганмы икәнен белмибез, гөнаһы безгә түгел, ясаган кешесенә, дип куйды. Мин дуңгыз итеннән эшләнгән казылыкны кулланмыйм, тавыкныкын гына ашыйм, анысы хәләл бит, дип өстәде берсе. Хәләл сүзе нәрсәне аңлата, хәләл ризыкка кайсылары керә? Әмәт мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән әңгәмәбезне дә шул темага багышларга булдык. 

Аллаһы Тәгалә безгә ризыкны өч төрле максат белән бирә: аны куллану, сынау һәм гыйбрәт алу өчен. Коръәндә Ул: «И пәйгамбәрләр, иман китерүче бәндәләр, яхшы булган хәләл ризыклар гына ашагыз», – ди. «Бәкара» сүрәсендә кайсы ризыклардан тыелырга кирәклеген дә әйтә: «Сезгә үлгән хайван итен (үләксә), бугаз канын, дуңгыз итен ашау хәрам». Бүген бөтен дөньяга таралган коронавирусның да сәбәбен сукыр тычкан, елан ише хайваннар белән тук­ланудан чыккан дип тә әйтәләр. Раббыбыз тыйган икән аларны ашауны, димәк, аның зыяны бар, ул безнең өчен хәерле түгел.

:: Ә нинди хайваннар рөхсәт ителә?
– Сыер, сарык, кәҗә, ат кебек йорт хайваннары, кош-кортлар, балыклар, ау белән рөхсәт ителгән һәм казык теше булмаган хайваннар. Әмма болар да бисмилла әйтеп суелган булырга тиеш. «Маидә» сүрәсендә: «Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите ­һәм суйганда Аллаһыдан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайванның ите хәрамдыр», – дие­лә. Әгәр сарыкны машина бәрдереп китсә яки ерткыч хайван җәрәхәтләсә, үлмәс борын бисмилла дип бугазлап өлгерсәгез, ите – хәләл.

:: Ризыкны гыйбрәт һәм сынау өчен дә бирә, дидегез, аларын ничек аңларга?
– Күбәләкләр, кошлар, диңгездәге балык­лар һәм башкаларны күреп без хозурланабыз, гыйбрәт алабыз. Ә сынау өчен дигәне – шул хәрам булган хайваннарны ашау. Дуңгыз итен ашаучыларга ул – сынау, ягъни нәфесен тыя аламы-юкмы. Кызыгам, ашыйсым, килә дип кенә хәрам әйберне ашарга кирәкми.

:: Даруханәдә сатыла торган гематоген да хәрам икән…
– Чөнки ул сыерның бугаз каныннан ясала. Мармеладны да нәрсәдән ясалганын белмичә ашарга ярамый. Аны желатиннан ясыйлар. Желатин ике төрле була. Бер төрлесен дуңгызның тиресеннән һәм сөякләрдән, икенчесен үсемлектән ясалган агар яки пектиннан эшлиләр. Соңгысын кулланырга ярый. Кайбер җирлекләрдә дуңгызны мөселманча суеп ашау дигән әйбер дә бар икән. Бер танышым, базарга берәү мөселманча суелган дуңгыз сорап килгән иде, дип сөйләде. Хәрам булган әйбер берничек тә хәләлгә әйләнми.

:: Дуңгыздан ясалган казылык киселгән такта тәмам чистарып бетсен өчен ничә кат юарга кирәк?
– Пәйгамбәребез хәдисендә, эт кеше куллана торган берәр савытны яласа, аны җиде тапкыр юыгыз, шуның берсен балчык белән ышкыгыз, диелә. Кайбер галимнәр этне дуңгыз белән тиңли, әмма безнең мәзхәбтә дуңгыз итеннән соң тактаны һәм пычакны өч тапкыр юу җитә.

:: Ни өчен хәләлнең әһәмияте шулай зур соң?
– Пәйгамбәребез (с.г.с.) сөйләгәннәрдән билгеле булганча, хәрам ризык ашаучының догасы да кабул булмый. Киемнәре тузанга баткан, чәчләре тузган бер кешенең Аллаһка мөрәҗәгать итүен күреп, Пәйгамбәр, аның ашаганы хәрам, әниләре дә хәрам ашатып үстергән, догасы ничек кабул булсын инде, дигән. Хәләл ризык белән тукланучыга тәүфыйк та килер. «Әгәр тәннәрегезне хәрам ризык белән җыйсагыз, кыямәт көнендә шушы тәннәрегез тәмуг утына ягулык булырга лаеклырак», – дигән хәдисе дә бар рәсүлебезнең. Аллаһ яхшы, чиста һәм пакь булган әйберне генә кабул итә. Кешенең ризыгы да чиста булыр­га тиеш. Хәрам ризык күңелне каралта, кешене Аллаһтан ерагайта, Аның ачуына дучар итә.

:: Әгәр дә кеше Аллаһ хәрам кылган әйберне хәрамга санамыйча, дуңгыз ите ашавын дәвам итсә?
– Дуңгыз итен, хәмерне хәрамга санамаса, аны мөселман дип әйтеп булмый, чөнки ул диндә катгый тыелганнарны инкарь итә. Кайбер кешеләр, хәрам ашаганы сәбәпле, дингә килә, намазга баса алмый.

:: Ашарга бөтенләй бер әйбер булмаганда дуңгыз итен ашарга ярый, имеш.
– Ачлык куркынычы булганда исән калыр­лык күләмдә генә ашарга ярый, диелә Коръәндә.

:: Дуңгыз асраучылар хәләл булмаган кәсеп белән шөгыльләнүчеләр саналадыр инде.
– Мин үзем ашамыйм, сатуга гына тотам, дип тә әйтүчеләр бар әле. Дуңгыз тыелган икән, аның кәсебе дә тыела. Дин буенча, ул хәләл түгел. Исерткеч эчемлек кулланучы кешенең кырык көн укыган намазы кабул булмау турында хәдистә дә әйтелә. Диндә аракы эчүче генә түгел, аны ясау­чыга да, сатучыга да гөнаһ языла. Мө­хәм­мәд пәйгамбәр (с.г.с.): «Аллаһы Тәгалә исерткеч эчемлекне, аны эчүчене, эчертүчене, сатучыны, сатып алучыны, эшләүчене, эшләтүчене, алып килүчене һәм алып килдерүче бөтен кешене дә ләгънәт кылды», – ди. Хәрамнан бик күп кеше зыян да күрә. Хәрам ризык ул сиңа гына түгел, балаларыңа да, нәселеңә дә тәэсир итәчәк. Аларны балалары санламаска, өендә тынычлык булмаска мөмкин.

:: Тагын нинди хәрам кәсепләр була?
– Урланган, ришвәт белән алынган мал, риба, ягъни кемгәдер акча биреп, аны процентлар белән арттырып алу да хәрам. Банкка сакларга куелган акча процент белән арта, ул да хәләл түгел. Аннан котылырга теләүче бу процент акчасын мохтаҗ кешегә бирергә тиеш. Сәдака итеп түгел, котылу нияте белән. Сәдака булса, ул савап алу булыр иде.


Фикер өстәү