Укытучы Илдар Шакиров:«Замана балаларына онлайн дәресләр күпкә кызыклырак тоела»

Аның укучылары Башкортстанның, Татарстанның төрле төбәкләрендә яши. Казанда­гы 2 нче лицей-ин­тер­нат­ның фи­зи­ка һәм астро­но­мия укы­тучысы Илдар Шакировка, читтән торып белем биргәндә, география мәсьәләсе турында да уйланырга туры килә. «Иң мөһиме – интернет эшлә­сен», – ди ул. Дистанцион укыту башланганга бер атна узды, нинди нәтиҗә ясап була?

Әлеге лицейда 9 ел эшләүче укытучының моңа кадәр бер мәртәбә дә онлайн дәрес уздырганы булмаган. Техник көйсезлекләр килеп чыкса ниш­ләрмен, дәрестә тәкъдим ителәсе презентацияләрне күрсәтеп булырмы – барысы өчен дә борчылган ул. Беренче онлайн дәрес – 11 нче сыйныфта. 11 укучының 8е элемтәгә чыкса, өчесе техник кыенлык­лар белән очрашкан. Менә шулай яртылаш төерле, яртылаш ниндидер канәгатьлек хисе тудырган дәрес килеп чыккан. Шулай да начар үтмәгән!

– Бүгенге вазгыятьтә укучы вакытын өйдә бушка уздырмасын өчен бердәнбер чара бу. Мәктәптә укыту күпкә нәтиҗәлерәк дип уйлыйм. Ләкин киләчәктә әлеге электрон платформаларны каникул вакытларында, укучылар авырганда файдаланып булачак, – ди мөгаллим. – Техник мөмкинлекләр бертөрле түгел. Кемнеңдер веб-камерасы юк: укытучы балаларны күрмәсә дә, укучылар аны күрә ала. Казан белән, әйтик, Бөгелмәнең яки Әлмәтнең ерактагы бер авылындагы мөмкинлекләрне чагыштырып булмый. Дәрескә 5 минутка соңарып керүчеләр дә, интернет өзелгән чаклар да булгалый. Без үзебез Zoom һәм Google Класс платформаларында эшлибез. Мәсәлән, бер дәрес видеоконференция форматында узса, икенчесендә мөстәкыйль биремнәр эшлиләр, өченчесендә аңламаган темаларны өйрәнүгә басым ясыйбыз. Укытучыларның күбесенә дәресләрне болай үткәрү ошый. Арада нәтиҗә артты диючеләр дә, киресенчә, кимеде, дигән педагоглар да бар.

Илдар – Чирмешән егете. Әлмәттәге
1 нче ир-егетләр лицей-интернатын тәмамлаган. Мәскәү дәүләт техник университетында инженер белгечлеген үзләш­тергәндә, башка вузда укытучылыкка да укыган. «Безнең яшь укытучы» грантын откан егетне Казандагы 2 нче лицейның элеккеге директоры Илдар Мөхәммәтов эшкә чакырган. Менә шуннан бирле ул әлеге уку йортында физика, соңгы 3 елда астрономия фәнен укыта. Дәресләрен инглиз телендә дә алып бара.

«2ле»ләр куярга яратмыйм, әмма өй эшен сәбәпсез эшләмәгәндә, дәрескә битараф булганда, ансыз да булмый», – ди педагог. Тик читтән торып белем биргәндә, әле берсенә дә начар билге куймаган. Ияләшкәнче өй эшләрен дә күп бирмәгән. Физика җиңел фән түгел, укучыларның темаларны аңлавы аның өчен барыннан да мөһимрәк. Укучылар күп булганда, сыйныфны ике төркемгә бүләләр икән. Дәресләр 30 минутка сузыла. Физикадан лаборатор эшләргә дә урын бар. Өйдә кул астында булган чәнечке, банкалар кулланып, тәҗрибәләр ясаганнар. Мөгаллим 11 нче сыйныф укучыларын БДИга да әзерли. Көн тәртибе шундыйрак. Аның әйтүенчә, 9 нчы сыйныф укучылары быел ирекле фәннәрне тапшырмагач, физикадан имтиханга әзерләнү туктатылган.

Ул – 9 нчыларның сыйныф җитәкчесе дә әле. Кайчак физкультура укытучысына да әйләнеп куя. Дәресләр башланганчы, атнага өч тапкыр 10 – 15 минут бергәләп күнегүләр ясыйлар. Бу инде – физкультура дәресе өчен бер плюс.

Укытучы әйтүенчә, яшь укытучылар гына түгел, өлкәннәр дә яратып өлгергән онлайн дәресләрне. Алар өчен бернинди дә кыенлык юк. Информатика укытучысы Рамил Әгъләмҗанов барысына да дәресләрне читтән торып уздыру тәртибен яхшылап күрсәткән. Мәктәп җитәкчелеге педсоветлар, ата-аналар җыелышлары уздырган. Лицей укытучылары бу уку елын читтән торып укыту белән тәмамларга әзер. Укучылар да моңа каршы түгел. Замана балаларына онлайн дәресләр күпкә кызыклырак тоела икән. Кызык булгач, димәк, теләк тә бар дигән сүз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү