Экология министры: «Һәркем үзе җыйса, чүп калмас иде»

Республикада 1 апрель­дән чистарту икеайлы­гы башланды. Җыелып чыгып, тирә-якны җыеш­тырыр да идек, әмма әлегә санитар-эпи­демиологик ваз­гыять аркасында, өйдә уты­рырга туры килә. Дөрес, бистәләрдә үз йортлары белән яшәүчеләр, авыл халкы эшсез тормый.

– Ел саен урамыбыз белән өмә ясый идек. Быел күп кеше җыелып булмый.
3-4 кеше генә чыгып, ара калдырып, битлек һәм пирчәткәләр киеп җыештырабыз, – ди Кама Тамагы районының Чаллы авылында яшәүче Лилия Галиәхмәтова.

Лилия әйтүенчә, авылларын Америка өрәңгесе баскан булган. Башта шуның белән маташканнар.

– Авылдашыбыз Дилә апа да килде. Талия апа чыкты. Без – бер җирдә, ирем белән энем икенче урында эшләде. Бөтен җирне ялт иттереп куйдык. Өч көн эшләдек. Яр буйлары чип-чиста калды. Карап кына торасы килә хәзер. Безнең авылда ике чишмә бар. Берсе – өй каршыбызда, икенчесе – читтәрәк. Өсләре ябылса да, эчләре начар хәлдә. Әле авылдашлар белән киңәшеп, акча җыеп, шуларны матурлап ясап куясы килә. Әлегә нәрсәдән тотынырга да белмибез, – ди ул.

Казанның Вознесенский бистәсендә яшәүче Халидә Тимерова да үз урамнарына тәртип салган. «Ирем белән икәү җыештырырга чыккан идек, күрше дә иярде. Бөтен җирне чистарттык. Кемдер килеп җыештырыр дип көтеп ятып булмый. Аяк­лар йөргәндә, хәрәкәтләнергә кирәк. Бер урында күп кеше җыелмадык», – ди Халидә апа.

Чүп дигәннән, авыл халкы да алып киткәнгә ияләнеп килә. Ә менә шәһәрдә чүпне кая туры килә, шунда ташлап китүчеләр шактый. Әле ул гынамы, Казанның моннан өч ел элек ябылган Самосырово чүплегенә әле дә чүп ташлыйлар икән. Элеккеге чүплек янында яңасы пәйда булган. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хәбәр итте. Шушы көннәрдә экологлар шунда чүп бушатучы машинага тап булган. Баксаң, бу беренче генә очрак түгел икән. Экологларны күреп, әллә ничә йөк машинасы бирегә кермичә борылып киткән.

Үзизоляция вакытында чүпкә батмабызмы? Әлеге сорауны экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриковка бирдек.

– Әлегә безнең инспекторлар халык мөрәҗәгате буенча чүп күп җыелган урыннарга чыга. Табигатькә зыян салучыны ачыклыйлар. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмый, – диде ул. – Март аенда барлык район башлыклары белән очрашып сөйләштек. Алар һәркайсы чис­тарту икеайлыгына әзерлеген белдергән иде. Әмма соңгы хәлләрдән соң, җыелышып, өмәләр ясый алмадык. Хәзерге вакытта халыкны өмәгә берничек тә чыгарырга ярамый. Безнең өмет – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрендә, юл төзүчеләрдә. Шулай ук эшкә чыккан оешма коллективында. Һәркем үз территориясен җыештыра. Күпләп җыелып эшләргә ярамый. Табиблар кушканны тыңлап, махсус битлек һәм пирчәткәләр киеп, бер-береңнән тиешле ерак­лыкта торып эшләргә мөмкин. Әмма кабатлап әйтәм: әлегә зурлап өмәләр уздырырга ярамый.

Министр республика халкын чисталыкны сакларга чакыра:

– Һәркем үзе яшәгән урынны чиста тотса, бер чүп тә калмас иде. Бүгенге хәлне аңлап, әйләнә-тирәгә битараф булмасак иде.

Әлегә чистарту икеайлыгын озайту-
озайтмау билгеле түгел. Әмма үзизоляция вакыты тәмамлангач, республикада зур өмә булачак, диләр.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Шушы вакыт эчендә чүп ягарга, коры үләнгә ут төртергә ярамый. Янгынга каршы махсус режим чорында кагыйдәләрне бозган гражданнарга – 2 мең сумнан алып 4 мең сумга, вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү