Беренче көн онлайн дәрес биргән укытучы Айгөл Бариева: «Укучыларның күзенә карамыйча, тавышын ишетмичә күпме түзәрмен?»

Өй мәктәпкә әйләнде. Укучылар парта артында түгел, веб-камералар каршына утырып укый башлады. Әнә Казанның 20 нче гимназиясендә  биология, география фәннәре укытучысы Айгөл Бариева да иртүк компьютерын кабызып, укучыларын көтә. Моңа кадәр онлайн дәрес үткәргәне булса да, тулы сыйныф алдында беренче мәртәбә сыналуы аның.

Мәктәп сагындырган. Укучыларның күзенә карамыйча, тавышын ишетмичә күпме түзәрмен? – ди ул.  Дөрес, әлегә ул аларны экран аша гына күрә һәм ишетә алачак. Афәрин, дип  баштан сыйпаулар да булмаячак. Әмма ул  аларга  онлайн дәрестә дә  мактау сүзләрен әйтә ала, уен-көлкегә дә урын булачак.

Укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә  ят бу дәресләр.  Айгөл Бариева моны хәтта  газапка да саный, ләкин  бүгенге  вазгыятьтә башка чара да юк.

– Укытучыларның барысы да бүген көннең  гади булмавын  яхшы белә.  Бөтенебез дә  интернет көйсезлекләре килеп чыгу ихтималына карамастан,  балаларга мөмкин кадәр күбрәк  белем бирергә кирәклеген аңлыйбыз. Читтән торып укыту– ул  укучылар,  әти-әниләргә бәла түгел, ә белемне  төрле мәгариф платформаларыннан эзләп табу  булырга тиеш, – дип сөйли педагог.

Ул читтән торып укытуга  әзер. Тик балаларның интернеты тотармы, биремнәрне аңларлармы – барыннан да бигрәк шуның өчен борчыла.  Кемнеңдер бит өендә бер генә түгел, берничә бала. Аларга заманча техника җитәрме? 4-5 электрон платформага теркәлеп,  гомуми электрон почтабулдырганнар.   Югары сыйныф укучылары өчен артык борчылмый ул. «Тик менә 2 нче  сыйныф укучыларым әйләнә-тирә  мохитнеяңача укуга төшенерләрме? Әле бит  аларның күбесе компьютерны кабыза да белми, монда әти-әниләр ярдәменнән башка булмый», – ди. Барысы  да уйландыра аны.

Гадәттә,  мәктәпкә  барганда, иртән сәгать 6да торса, бу көннәрдә мөгаллимәнең  тәмам йокысы качкан. Иртән торуга беренче булып компьютерынкабызырга үрелә. Тышкы кыяфәтен тәртипкә китереп,  тизрәк эш өстәле янына  ашыга. Өендә үзенә кысадан чыгарга юл куймый, ул бит кайда даукытучы. Бу көннәрдә педагогларның киеме, чәченә укучылар аеруча  игътибар итәчәк.Әнә Айгөл Ирековна да үзен күптән тәртипкә китереп,  Якласс платформасын ачып,  беренче дәресен көтә. 9 нчы сыйныф  укучылары  «Экология фән буларак»дигән темагалаборатор эш башкарачак. Ватсапка җибәрелгән картина, сораулар аша әйләнә-тирәгә яраклаштырылган организмнарны барлаячаклар. Бу эшне алар укытучының  электрон почтасына җибәрергә тиеш.

Дәресләр 30 минут бара.   Башта  20 минут ватсап аша  теорияне аңлатам, аннан электрон платформада эшлибез, биремнәрне электрон  почтага җибәрәләр.

Аларны тикшереп, һәр укучы белән элемтәгә чыгарга туры киләчәк. «Минем өчен иң мөһиме – балаларның теманы аңлавы», – ди педагог дәрес алдыннан.

Беренче дәресендә 28 баланың 23е эфирга чыкса, 5есенең элемтә белән проблемалары туган. «Электрон  платформада эшләү буенча кыенлыклар тумады. Балалар кызыксындырган сорауларын бирде. Дәрес бик ошады», – диде ул, елмаеп.

Казанның  15 нче мәктәбен тәмамлаган ул, шунда  беренче дәресләрен биргән.  20 нче гимназиядә 19 нчы елын белем бирә. Айгөл Ирековнаны әти-әниләр дә, укучылар да  таләпчән, әмма гадел укытучы  дип кабул итә. Әти-әниләр корабль капитаны белән  чагыштырырга ярата.  Ул дөрес юлны сайлап, балаларны  мөстәкыйль белем алырга өйрәтә. Сыйныф сәгатьләрендә җәмгыятьне борчыган мәсьәләләр турында фикер алыша.

Дәрестә  укучыга тавыш күтәрү дигән нәрсә булырга тиеш түгел. 25 ел  хезмәт тәҗрибәсе булган укытучы  үзенә шундый таләп куйган. Ул  шуны яхшы белә:  әгәр  бала укытучыны яратмый икән, фәнен дә яратмаячак. Аның өчен бер генә чит бала да юк, барысын да  тигез күрә. Читтән торып  укытуда да  таләпчәнлеген киметергә җыенмый. Укучылары белән элемтәдә торачак, моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмаячак. Балалар  аның өчен мәктәптә дә, өйдә дә бер.  Теләгән бала өстәмә эшләр башкарып, ташламалар да алырга мөмкин.

Ул үзен карьерага омтылучы укытучы  дип санамый, балаларда белем алырга кызыксыну уята алса, шуңа да риза.   Хәер,  «Иң яхшы укытучы»грантынотканы, бәйгеләрдә җиңгәне  бар. Аның укучылары  Россия, халыкара конференцияләрдә, олимпиадаларда катнаша. Язмышын биология фәне белән бәйләгән укучылары төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Биология фәне табибка, психолог, мал табибы, тренер һәм башкасына да кирәк.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү