Президент түләве: кемгә тиеш, кемгә юк?

Быел 7 апрельдә Россия Президенты Владимир Путинның өч яшькәчә сабыйларга 5000 сум акча түләнәчәге хакында Указы чыкты. 8 апрельдә Пенсия фонды бүлекләре ата-аналардан гаризалар кабул итә башлаган. Пособие апрельдән алып июньгә чаклы, өч ай дәвамында бирелә.

– Ул акча ана капиталы сертификатын куллану хокукы булган Россия гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырыла, – дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова.

Әлеге пособиене сертификат акчасын моңа кадәр кулланмаучылар да, аннан файдаланып өлгергән гаиләләр дә алачак. Тагын бер шарты: гаиләнең сертификатны 1 июльгә чаклы алу хокукы булырга тиеш.

– Балага үткән айда, ягъни мартта өч яшь тулып өлгерсә,  аңа Президент түләве эләкмәячәк. Апрельдә өч яшь тулса, пособие бер ай өчен генә бирелә, – ди белгеч.

Бу акчалар федераль казнадан өстәмә түләү булып бара. Ана капиталы сертификаты акчасы кимеячәк икән, дип куркасы юк. Бүгенгә Пенсия фонды бүлекләренә 600гә якын гариза тапшырганнар. Хезмәткәрләр исәпләп чыгарган: республика гаиләләреннән якынча 80 меңгә якын гариза керергә тиеш. Аның өчен федераль бюджеттан  1,2 миллиард сум акча каралган. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырып бетерү сорала. Гаилә 1 июньнән сентябрь азагына кадәр гариза язса, берьюлы өч ай өчен, 15 мең сум күләмендә пособие алачак. Гөлсинә Сабирова аңлатуынча, гаилә өч яшькә кадәрле ике бала тәрбияли икән, бер генә гариза тутыра һәм  анда ике бала өчен дә мәгълүмат языла. Гаиләдәге башка балалар хакында искәртү кирәкми.

Хәзер илдәге вазгыятьтән чыгып, Пенсия фонды бүлекләре дә халыктан мөрәҗәгатьләрне электрон формада кабул итә. Балага пособие алу өчен гаризаны да, Россия Пенсия фондындагы шәхси бит яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә туры киләчәк. Электрон  теркәлүдә кыенлыклар булса, Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе каршында эшләүче “кайнар линия” телефонына (8(843) 279-27-27) шалтыратырга мөмкин. Белгечләр бу очракта нәрсә эшләргә икәнен җентекләп аңлатачак.

– Пособие акчасы электрон гаризада күрсәтелгән кредит оешмаларына күчә. Исәп-хисап реквизитларын  дөрес тутырсагыз иде. Төгәлсезлек китсә, акча вакытында килмәячәк, – дип кисәтте Гөлсинә Сабирова.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү