Кан тапшыручылар таксида бушлай йөри

Республиканың кан үзәге берничә такси оешмасы белән донорларга ярдәм чарасы игълан итә. Кан тапшырырга теләге булган кешегә Казандагы Кан үзәгенә барып кайту бушлай булачак.

Аның өчен донорга промокод бирелә. Бу хакта 8(843) 223-07-79 телефоны номерына шалтыратып белешергә кирәк.

Промокодны алданрак яки шул көнне дә алырга мөмкин. Эш көннәрендә 7.30 дан 15.00 сәгатькә кадәр языла аласыз. Промокоды булган кешене махсус такси Җиңү Проспекты урамындагы 85 йортта урнашкан Кан үзәгенә бушлай алып бара һәм кан тапшыргач, өенә кайтарып куя. Кан үзәге табибәсе Елена Төхфәтуллина әйтүенчә, кичә бу мөмкинлектән – 11, бүген 18 кеше файдаланган.


Фикер өстәү