«Белмим» кебек акланулар Казанны чыкканда ярдәм итми

Машина йөртүчеләр сәбәпсез юлга чык­мыймы? Барысының да белешмә, пропуск­лары бармы? Үзизо­ляция режимын кертү халыкның, аз гына булса да, аңын үзгәрт­теме? Газетабыз хәбәр­чесе ЮХИДИ хезмәт­кәрләре хезмәте белән танышып, шәһәргә керә торган юлларны урап кайтты.

Машинадагы һәр кешегә дә смс кирәк
Мамадыш тракты… Сәгать иртәнге 9 тирәсе. Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәгеннән белешкәнчә, «Заслон» дип аталган әлеге постта барлыгы 13 хезмәткәр эшли. Без бар­ганда нәкъ шулай иде. Хокук сакчылары төнлә дә үзизоляция режимын тикшерә. Алар – Росгвардия, ЮХИДИ, патруль һәм башка структура хезмәткәрләре. Хокук сакчыларына журналистларга әңгәмә бирү рөхсәт ителмәсә дә, шоферларның кая юл тотканын, документларының тәртиптә булу-булмавын без бергәләп белештек.
Машиналар тыз да быз чабып кына тора. Кемдер Казанга туганын җирләргә килгән, кемдер эштән кайта, киресенчә, авылына әти-әниләренең хәлен белешергә җыенганнар да бар. Сәбәпләр бер төрле генә түгел. Хезмәткәрләр җентекләп тикшерә. Бәйләнерлек сәбәп юк икән, тыныч кына юлыңны дәвам итә аласың. Шулай да чикләү кертелгәнгә шактый вакыт узса да, пропуск системасын, смс җибәрү тәртибен аңлап бетермәүчеләр дә очрый. Ирем алган смс барыбызга да җитәр әле дип, гаиләсе белән иркенләп яки, таксига утырып, качып кына йөрүчеләр дә күренгәли. Кемдер көнгә әллә ничә смс алып, рәхәтләнеп йөрергә хыяллана. Юк, артыгын ярамый! Машинада биш кеше икән, барысына да белешмә кирәк. Бу таксига да, автобуска да кагыла. Әйтик, Царево бистәсенә автобуста баручыларның барысының да документлары тәртиптә иде. Үзчикләү кагыйдәләрен бозучыларны штраф көтә.
Телефонында акча булмыйча, юлга чык­каннар белән дә аралаштык. Кемдер, мин бит башка төбәктән, дип сылтау тапмакчы була. Андыйларга пропуск алу тәртибен тагын бер кат аңлатырга туры килә. Белмәдем, дип башны юләргә салу бу әле үз өстеңнән җаваплылыкны төшерү дигән сүз түгел. Мәсәлән, яшәү урынын үзгәртәм, ягъни «Максат 9» дип смс җибәреп, авылга кайтасың икән, икенче көнне килә алмыйсың. Ул бары 3 көнгә бер мәртәбә генә бирелә. Юлда йөрүчеләр әнә шуны да истән чыгармаска тиеш.

Авылга – тәрәзә юарга!
Авыл кешесе коронавирус дип куркып тормый. Тәрәзә, өй юарга клининг хезмәткәрләрен Казаннан ук чакырта хәтта. Менә замана! Шәхси фирмасы булган Фәрхәтнең хезмәттәше белән Питрәчтәге бер авылга нәкъ шундый хезмәт күрсәтергә барышы иде. «Чисталык һәрвакыт кирәк. Кеше ышанычлы клиентларны гына чакырта. Документларым тәртиптә», – диде ул, белешмәсен күрсәтеп.
Алексейның Лаеш районы кибетләренә азык-төлек товарлары илтүе. Сөт ризык­лары, газлы эчемлекләр, чипсы һәм башкасы… Һәр көн саен ташый ул аны. «Менә битлек, перчаткаларым бар. Хөкүмәт, өйдә калыгыз, дип бик җиңел әйтә ул. Гаиләләрне туендырырга кирәк бит. Менә сез дә өегездә генә тик утырмыйча, репортаж эшләргә чыккансыз бит әле. Бер караганда, кеше газета укымыйча да тора ала, тик ашамыйча, эчмичә тора алмый», – ди Алексей, үзенчә җавап кайтарып.
Авылдагы өлкән яшьтәге әти-әнилә­ренә, туганнарына ризык алып кайтучылар да бар. 65 яшьтән узганнарга урамга чыгарга ярамагач, хәл белешмәү оят булачак. Юлчылар әнә шул сүзне кабатлый. Казанда менеджер булып эшләүче Рафисның исә авылга төзелеш буенча килешү төзергә барышы. Башкортстаннан Казанга туганын җирләргә килгән Алмазны да туктаттылар. Килгәндә смсны хатыны исеменә алган, тик ул шәһәрдә калган. Кире кайтканда, смс җибәргән, ләкин җавап килмәгән. «Кайгылы чагым, хәзер штраф түләттерәләрме? Мин бит Татарстан кешесе түгел», – ди ул. Кайда гына яшәсәң дә, кая гына барсаң да, пропуск алу мәҗбүри, дип аңлата тәртип тикшерүчеләр. Якыннарын җирләргә баручылар да шактый икән.
Казаннан эштән кайтучы Андрейга да бераз машинасында утырырга туры килде. Узган атнада иминиятләштерү кәгазенең вакыты чыккан. Аны онлайн аша түләсә дә, кулында электрон варианты юк. Ахыр чиктә, кәгазьне хатыны «ватсап» аша җибәрде.

Ни акчам, ни эшем юк…
Машиналар агымы арасыннан сәпидтә элдерүче егет күренде. Әһә, моны туктатмыйча калмаячаклар. Шулай булды да. Казаннан авылга әнисенең хәлен белешергә кайтучы Илья иде бу. Аның хәле бөтенләй мөшкел. Ни акчасы, ни телефонында интернеты юк. Смс җибәргән, ләкин телефонда акчасы булмагач, ул китмәгән. Өстәвенә сәпиде патруль хезмәткәрләрендә шик тә тудырды. Урланмаганмы дип тикшерә үк башла­дылар.
– Мин аны бер ай элек кенә «Авито»дан 4,5 мең сумга сатып алган идем. Хәзер ул кешенең телефон номеры да юк, – ди Илья, аптырап. Ахыр чиктә, очына чыктылар. Бәхетенә, урланмаган. Тик менә смс­ын гына җибәрәсе калды. Апасына шалтыратып, телефонына акча күчергәч кенә, смс алды.
Тик моның белән аның хәле җиңеләйми шул. Моңа кадәр җиләк-җимешләр эшкәртү цехында эшләгән егет, ипи алырга да акчам юк, ди. Моңа кадәр әфлисун чистарткан ул. Рәсми рәвештә теркәлмәгәч, эшсез калган. Өстәвенә Казанда фатир арендалап тора. Аңа түлисе бар. Әнинең хәлен белешергә кайтам диюе, акча сорарга кайтам, диюе иде…

Сәрия МИФТАХОВА

Оператив штаб хәбәрләре буенча, 14 апрельгә республикада 3684 админис­тратив хокук бозу очрагы ачыкланган. 811464 кеше һәм 621655 транспорт чарасы тикшерелгән. 25604 транспорт чарасы шәһәргә кертелмәгән яки чыгарылмаган. ЮХИДИ линиясе буенча 3442 административ беркетмә төзелгән. Моннан тыш, эзләнүдә булган 4 кеше ачык­ланган, 10 җинаять ачылган.

Фото: kazanfirst.ru


Фикер өстәү