Казан юллары кичке якта кайнап тора: кемдер туган көнгә бүләк илтә, кемдер таксида качып йөри, кемдер югалган ачкычын эзли

Кояш баеды да юлларда хәрәкәт туктады түгел. Машиналар әллә белеп, әллә белми чабалар. Үзизоляция вакытында адәм баласын юлда нәрсә йөртә? Без бу юлы шәһәргә керә торган кичке юлларны урап кайтырга булдык.

“Дәү әни”нең бәрәңгесен утырттым
Кичке сәгать 9 да авыл кешесе йокларга ятса да, шәһәрдә тормыш кайнап тора әле. Казанга Лаеш ягыннан керү-чыгу юлларында да – ыгы-зыгы. Күпләрнең Май бәйрәмнәреннән соң бакчаларыннан кайтышы. Берәүнеке шәһәр читендә генә булса, икенчеләр аны авылдан ук сатып алган. Әлбәттә, күбесе ялларны гаиләләре белән үткәргән.
–Без авылдагы йортны дача итеп тотабыз. Балык Бистәсе районына айга бер мәртәбә кайтып йөрибез. Җиләк-җимеш кенә утыртабыз. Үзем “Водоканал”да эшлим. Һәрвакыт смс–пропуск алып йөрибез. Кагыйдәләрне бозмыйбыз. Халыкны тикшереп дөрес эшлисез, контроль кирәк. Саклаганны гына Аллаһы Тәгалә саклармын, – ди Рафаэль абый, патрульдәге егетләргә.
Азатның Лаеш районындагы бакчадан бәрәңге утыртып кайтып килеше. “Дәү әнигә чыгарга ярамый, яше 65тән узган бит. Шуңа күрә әлегә бакчага үзем күз–колак булып торам. Быел бәрәңгене дә миңа утыртырга туры килде. Булышмыйча булмый”, – ди Азат.
“Мондый бүләк сирәк була”
Кичке вакытка карамастан, әйберләр илтү хезмәте яхшы эшли. Кемдер туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә чәчәк бәйләмнәре илтә, кемдер тагын да кыйммәтрәк бүләк. Тик руль артындагы егет бүләкнең исемен ачып салмады.
–Алтын түгел, сер булып калсын әле. Мондый кыйммәтле бүләккә елга бер–ике мәртәбә генә, бик сирәк заказ бирәләр. Мин аны иясенә тапшырырга барам. Әлбәттә, күңеле булыр дип ышанам, – диде Артур, сер саклап.
Алар арасында Лениногорскидагы салонга медицина җиһазлары илткән идек, памперслар тапшырган җирдән кайтып киләбез, диючеләр дә булды. Кичке якта кеше арыган, артык сөйләшеп торасы килми. Әнә даруханәдә эшләүче Лена эштә кирәкле ачкычларын онытып калдырган икән. Бу хакта йокларга яткач кына исенә төшкән. Фучика урамындагы даруханәгә дип юлга чыккан. Эшкә баручыларның исә, киресенчә, кәефләре көр.
– Без ирем белән икебез бер өлкәдә эшлибез. Мин – яшелләндерү, ирем юл хезмәтендә. Эшкә бергәләп барабыз һәм кайтабыз, – ди Казан тирәсендәге бистәдә яшәүче Лариса, елмаеп.


Болай да кәефебез юк

Кичкә каршы юлга чыгучыларның күбесе чикләү кагыйдәләренә буйсына булып чыкты. Документлары тәртиптә, смс–пропусклары бар. Патруль хезмәтендә эшләүче егетләр эшкә бәйле белешмәләрне постка кереп, мәгълүмат базасы аша тикшерергә тәкъдим итә. Чит төбәкләрдән килүчеләргә Роспотребнадзор боерыгын язалар, аларга өйдә ике атналык карантин көтүен аңлаталар. Кайчак моңа риза булмыйча, кире борылучылар да бар икән. Бу кичтә андыйлар очрамады үзе. Шул ук вакытта, күрмәсләр, туктатмаслар әле, дип юлга чыгучылар да күренгәли. Без килгәндә, ике кагыйдә бозучыны туктатканнар иде. Алар икесе дә – пассажирлар. Берсе таксига утырып килгән, икенчесе дә – юлчы. Кирәкле җиргә таксида качып, шома гына барып җитеп булмый. Аларга үзчикләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләргә туры киләчәк. Әлбәттә, смс–пропусксыз йөрүче яшьләр бик аз сүзле булып чыкты. “Болай да кәефебез юк, сөйләшергә теләмибез”, – дип, кая һәм нәрсә өчен барулары белән уртаклашмады.
Патруль хезмәтендә егетләр әйтүенчә, гадәттә, машиналар төнге сәгать 12 гә кадәр хәрәкәт итә икән. Иртәнге сәгать 4тә берән-сәрән йөри башлыйлар. Юлда мотоциклчылар да, йөк машиналары да сирәк кенә күренгәли. Әнә “бензовоз” йөртүче Алмазның Түбән Камага бензин илтеп кайтышы. “Бүгенгә эш бетте: бер көн эшлим, ике көн ял итәм. Битлектән, перчаткадан йөрибез. Алайса, заводка кертмиләр” , – ди Алмаз.
Кемнеңдер эш сәгатьләре беткән, ә кемнекедер башлана гына әле. Ни генә дисәң дә, коронавируска бәйле вазгыять халыкны тәртипле яшәргә өйрәтә. Смс алу тәртибен юлчылар яхшы белә. Белмәгәннәр исә үзләренә үпкәли. Бер штраф түләгәннәр икенче тапкыр юлга смс алмыйча чыкмаячак. Монысы көн кебек ачык, чөнки штраф бәясе кесәгә сугарлык. Ике сәгать буе юлдагы хәлләрне күзәткәннән соң, егетләргә хәерле эш сәгатьләре, түземлек теләп, өйгә кайтып киттек.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү