9нчы сыйныф укучылары быел дүрт имтиханның икесен генә тапшырачагын, өстәвенә, аны үз мәктәпләрендә бирә алачагын ишетеп, бер тапкыр сөенгәннәр иде инде. Хәзер аның бөтенләй кичектерелүе дә ихтимал.
– Моңа кадәр 9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан гына сынау бирәчәк дигән карар кабул иткән идек. Бәлкем, аларны имтиханнардан бөтенләй азат итү мөмкинлеген карарбыз. Бу очракта аттестация еллык билгеләр нәтиҗәсендә уздырылачак, – дип белдерде Россия Мәгърифәт министры Сергей Кравцов “Диалог” программасында.