Коронавирус пандемиясеннән соң нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ булачагы билгеле

Пандемия тәмамланганнан соң берникадәр вакыт дәвамында кризиска каршы консультантлар һәм финанс консультантларына ихтыяҗ зур булачак. Алгарышлы мәгариф институты белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән, дип хәбәр итә RT.
Моннан тыш, экспертлар фикеренчә, күп кенә компанияләрнең онлайн-режимда эшләүгә күчүе сәбәпле, программистлар, SMM һәм контент-менеджерлар хезмәтләре бик кирәкле хезмәтләргә әйләнәчәк. Шулай ук кол-үзәкләр консультантларына, интернет-кибетләр хезмәткәрләре, курьер, диспетчер һәм ашау-эчү, товар китереп бирү хезмәтләренең машина йөртүчеләренә дә ихтыяҗ сизелерлек дәрәҗәдә сакланып калачак.
Институт белгечләре сүзләренә караганда, кешеләребезнең үзләре һәм якыннарының сәламәтлеген ныграк кайгырта башлавы нәтиҗәсендә авыру караучылар һәм интернет аша эшләүче гомумпрактика табиблары бик кирәк булачак.
Озакка сузылган үзизоляция чорыннан соң байтак кеше психологларга мөрәҗәгать итә башлаячак, димәк, бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ артачак.
Белгечләр фаразына караганда, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүчеләр – сантехниклар, мебель җыючылар, фотографлар да эшсез калмаячак.
Россия хезмәт министры Михаил Иванков әйтүенчә, апрель аенда үзизоляция шартларында иң күп белгечләр җитештерү һәм сәламәтлек саклау өлкәләренә, шулай ук авыл хуҗалыгына кирәк булган.
Сорашып-белешүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, үзизоляция чорында Россиядә яшәүчеләрнең күбесе башка эш табу планнары турында белдергән: 43 проценты акчалырак вазифага күчәргә ниятләвен, 18 проценты компанияләренең финанс кыенлыгы алдында калуы аркасында, 8 проценты үзләренең эше күңелләренә ошамавын аңлаулары аркасында эштән китәргә теләвен әйткән.


Фикер өстәү