Эльмира Кәлимуллинага урланган акчаларын кире кайтарганнар

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинага банк картасыннан урланган акчаларын кире кайтарганнар. Бу хакта җырчы Instagram сәхифәсендә хәбәр итте.

Кәлимуллина сүзләренә караганда, мошенникларның картадан акча алуы турындагы посттан соң ук, аның белән ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева һәм Саклык банкының Татарстан бүлеге белгечләре элемтәгә кергән.

«Минем хәлемә бәйле мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителде», — ди җырчы.

«Картаны мин үзем белән йөртмим, барысы да телефон аша. Бернинди интернет-сатып алулар да булмады һәм таксида йөрмим, чөнки үзизоляциядә. Технологияләр үсә һәм алар белән бергә мошенникларның махинацияләре дә үзгәрә», — дип зарланды җырчы.

Ул «Сбербанк» ГАҖнең «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиевкә, шулай ук ярдәм тәкъдим иткән һәм мораль ярдәм күрсәткән дусларына һәм язылучыларына рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү