Казан ике яшел боҗра барлыкка киләчәк

Быел җирлекләрнең тотрыклы үсеше концепциясе эшли башлалаячак. Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, бөтен объектлар да аңа туры килергә тиеш булачак. Моннан тыш Казанда ике яшел боҗра барлыкка киләчәк. Болар хакына “Татар-информ” агентлыгында Президент ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

“Хәзер Казанның тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясен әзерләү бара. Без аңа туры килгән башка объектларны да өйрәнәбез. Әлеге эш төгәлләнү алдында. Ул быел кабул ителәчәк һәм эшли башлаячак. Президент безгә  барлык объектлар да аңа туры килергә тиеш дигән күрсәтмә бирде. Бу архитектурага гына кагылмый. Моңа тарихи биналарның ландшафты, рельефы да керә ”, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссиясе утырышында 11 бина проектының берсе кире кагылган. Бу – Гоголь урамындагы 8 нче йорт. Элек анда Татарстан Архитекторлар берлеге урнашкан булса, бүген – туризм буенча дәүләт комитеты. Балтусова әйтүенчә, әлеге бина  XIX гасырга карый һәм Чукашев  утарының бер өлеше булып санала.

Концепция проекты төркеменең җитәкчесе Олег Маклаков исә Казанда ике яшел боҗра барлыкка киләчәге турында да сөйләде. Алар Горький паркын Казансу яр буе, госпиталь бакчасы һәм Кабан күле яр буе белән тоташтырачак. Бу – җәяүлеләргә һәм велосипедта йөрүчеләргә мөмкинлекләр арта дигән сүз. Олег Маклаков бездә яшел зоналар бар, ләкин алар утрау булып кала бирә, без исә аларны тоташтыру планын әзерлибез, дип аңлатты. Әлеге яшел боҗраларның озынлыгы 13 чакрымны тәшкил итәчәк. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина исә шәһәрнең эре урман массивларын тоташтыру буенча  да эш бара, диде.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү