Намаз вакытлары ни сәбәпле үзгәрә?

Татарстан Диния нәзарәте, озакламый намаз вакытлары үзгәрәчәк, игътибарлы булыгыз, дип хәбәр итте. Ни сәбәпле үзгәрә икән, аңлатсагыз иде.
М. Сәлимҗанов. Казан.

Сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков җавап бирә:
– Игътибар итсәгез, һәр елны намаз вакытларына үзгәрешләр кертми калмыйбыз. Шиһабетдин Мәрҗани гарәпчә язылган “Нәзүрәтел хак” дигән хезмәтендә географик урыныбызга бәйле бу мәсьәләне бик яхшы ачыклап калдырган. Кояш календаре буенча бездә 5 майдан соң чын төн мәгънәсе бетә. Нәрсә дигән сүз бу? Менә кояш бата. Тик шәфәкътәге алсулык бетми, таң вакыты кояш чыкканчыга кадәр сузыла. Таң вакыты бетмәгәнгә, ястү вакыты керми башлый. Шуңа карамастан бишенче намаз – ястү намазы барыбер фарыз, без аны укырга тиеш. Кайсы вакытта укырга соң? Шуңа күрә без аны тәкъдир кылабыз, ягъни шартлы рәвештә билгелибез. Шартлы рәвештә билгеләгәндә нинди фәтвага таянабыз соң? Шәригать галимнәре моны китапларында үзеңә иң якын булган, ястү вакыты кергән шәһәргә карап билгеләргә тәкъдим иткән. Мәрҗани хәзрәткә – Хәнәфи мәзһәбеннән булган, үз җирлегебездә туып үскән шәригать галименә бу проблема яхшы аңлашылган. Мәсәлән, без-казанлылар өчен шундый шәһәр – Әстерхан. Анда ястү вакыты кояш батып сәгать ярым чамасы вакыт үткәннән соң керә. Безгә дә шуңа карап, кояш баеп сәгать ярым тирәсе вакыт узгач, ястү намазы укырга кирәк, димәк. Бу уңайдан төрле фәтвалар бар. Менә безШиһабетдин Мәрҗани фәтвасын кулланабыз. Бу хәл безнең милли, дини мирасыбызга кайтуны аңлата. Алда әйткәнемчә, бу мәсьәлә географик урыныбызга бәйле. 5 майдан августның егермеләренә кадәр бездә ястү вакыты керми. Шуңа күрә ястү вакытын бу чорда шарты рәвештә билгелибез. Кыскасы, Әстерханда ничек, без шулай итеп куйдык. 4 майда ястү вакыты керә әле. Аннары, ягъни бишенче майдан, ястү вакыты кермәгәнгә, кинәт кенә үзгәртеп, Әстерханча укый башлыйбыз.

Рәшит Минһаҗ әзерләде


Фикер өстәү