Рустам Минниханов: “Эшсезләр исемлегенә керми калучыларга азык-төлек җыелмалары биреләчәк”

Татарстан Президенты республикада коронавирусның яңа төре таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча видеоэлемтә режимында оператив киңәшмә уздырды.
“Роспотребнадзор” Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, 20 апрельгә Татарстанда коронавирустан 230 кеше авырый. Сырхауларның артуы коллективтагы чирле бер кешенең инфекцияне хезмәттәшләренә, шул исәптән гаиләсе әгъзаларына йоктыруы белән дә аңлатыла. Республиканың берничә предприятиесендә шундый очраклар ачыкланган. Ведомство башлыгы күрше төбәкләрдә дә коронавируска бәйле хәлләрнең киеренке булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә ул башка төбәкләрдән хезмәткәрләр китерүне чикләргә тәкъдим итте.
Марина Патяшина үзизоляция чорында эшләүче предприятиеләргә тиешле күрсәтмәләр җибәрелүен дә искәртте. “Предприятие барлык кисәтү чараларын тел-теш тидергесез үти икән, инфекция таралмаска тиеш. Тик бик еш кына эшкә рөхсәт алу теләге чирне кисәтү чараларын үтәү теләгеннән өстенрәк чыга”, – диде ул.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәзерге вакытта республика территориясендә 45 стационар оешма (аерым алганда, яшәү урынына ия булмаган затлар өчен 3 социаль адаптация үзәге, 8 приют) эшләп килүе турында сөйләде. Бу учреждениеләрдә 5 мең 27 кеше хезмәт куя. Министр әйтүенчә, коронавирус таралмасын өчен барлык объектлар, хезмәткәрләре белән бергә, бер айга үзизоляция режимына күчерелә.
Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков соңгы атнада авыручылар санының 20 проценттан күбрәккә артып китүе, шул ук вакытта сырхауларның 95 процентының чирне үзләре белән аралашучылардан йоктыруы турында хәбәр итте. Шуңа күрә министр элемтәләрне киметү өчен коронавирус йоктыручыларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә уңайлы яшәү һәм туклану шартларын тудыруны сорады. Бу эш Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә оештырылган да инде.
“Медицина оешмаларында чир таралу очракларына һич тә юл куярга ярамый. Безнең өчен һәрбер медицина хезмәткәре кадерле,” – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин белдергәнчә, 14 апрельдән башлап, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайтучыларның яшәү урыннарын билгеләү һәм аларны тикшерү эше оештырылган. Узган атнада республикага ике башкаладан 1,5 меңнән артыграк кеше кайткан.
Прокуратура хезмәткәрләре азык-төлек һәм дару бәяләрен күзәтү буенча оператив төркемнәр эшенә җәлеп ителә, дип хәбәр итте киңәшмәдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков. “Россия Генераль прокуратурасы бәя куюга контрольлек итү буенча бурыч куйды. Сез, Рөстәм Нургалиевич, моңа кадәр бәяләрнең нигезсез артуы очраклары буенча тиешле чаралар күрү өчен оператив бригадалар булдырдыгыз. Без бу бригадалар составында актив эшлиячәкбез”, – диде прокурор.
Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәгә йомгак ясап, республикада коронавируска бәйле хәлләрнең контрольдән чыкмавын билгеләп үтте. “Безнең сәламәтлек саклау системасы яңа афәткә каршы торуга әзер. Әмма чирләүчеләрнең күпме буласын һәм аларның ни дәрәҗәдә каты чирләячәген белмибез. Әлегә чир асылда җиңелчә һәм уртача дәрәҗәдә уза”, – диде Татарстан Президенты.
Ул шулай ук эшсез гражданнарның аерым категорияләренә ярдәм итү темасына да кагылып үтте. “Бүген эшсез калган гражданнарга ярдәм чаралары күрелә. Әмма бездә бу исемлеккә керми калучылар да бар. Мәсәлән, 7 яшькә кадәрге балаларга пособие бирелә. Ә балалары җиде яшьтән зуррак булган эшсезләргә нишләргә? Яисә кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган ялгыз пенсионерларга нишләргә? Мондый кешеләрнең исемлеген булдырып, аларны 2 ай дәвамында азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәргә кирәк. Һәр ай саен – икешәр җыелма. Азык-төлек сатып алу өчен акчаны хәйрия фонды бирәчәк. Без республика мөмкинлекләреннән дә файдаланачакбыз, бизнеска да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Азык-төлек җыелмасының тәүге партиясен инде май бәйрәмнәренә кадәр үк тапшырырга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
“Хакимият һәр нәрсәгә әзер булып торыр га тиеш, мондый катлаулы чорда аны сүгәчәкләр. Әмма без төп бурычны үтәргә – кешеләребезне саклап калырга, хәтәрләрне киметергә, гражданнарыбызга ярдәм итәргә тиеш”, – дип басым ясап әйтте Татарстан Президенты.


Фикер өстәү