Физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә техник тернәкләндерү чараларын һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен ничек алырга?

Россия хөкүмәтенең инвалидларга хезмәт күрсәтүдә вакытлыча тәртипләр кертү турындагы карары чыккан иде.

Үзизоляция вакытында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин итү турында сүз бара. Аларны алу өчен дәүләт порталына заявка җибәрергә мөмкин. Татарстанның Социаль иминият фонды бүлеге бу уңайдан заявканы рәсмиләштерү тәртибен төзегән.

Техник чаралар алырга өйдән чыкмыйча гына гариза тапшыру

*Бу бигрәк тә шәхси тернәкләндерү программасы быел апрельдән октябрьгә кадәр тәмамланучыларга кагыла.

Беренче адым. www.gosuslugi.ru сайтына һәм шәхси кабинетка керергә (ул булмаса, теркәлергә кирәк).

Икенче адым. Баш биттә авторизация узгач, хезмәтләр (услуги) аннары хакимият органнары (органы власти) һәм РФ ФСС өлешен табарга.

Өченче адым. Ачылган биттә барлык хезмәтләр бүлеген табып, аның аша инвалидларны техник чаралар (ТСР), протез-ортопедия эшләнмәләре (ПОИ) белән тәэмин итү өлешенә күчәргә.

Дүртенче адым. Электрон хезмәтләр бүлегендә кирәкле хезмәтне сайларга һәм алу өчен шунда басарга.
Бишенче адым. Ул ачылгач, Россия Социаль иминият фондының Татарстан буенча бүлеген сайларга һәм үзең турындагы мәгълүматларны тутырырга.

Алтынчы адым. Тәэмин итү кирәк булган чараны күрсәтергә.

Җиденче адым. Документлар күчермәләрен җибәрергә һәм хезмәтләрнең үтәлүе хакында белдерүне җибәрү алымын күрсәтергә. Төймәгә басарга һәм гариза калдырырга.

Сигезенче адым. Дәүләт хезмәтләре күрсәтелү барышы турындагы мәгълүматлар белән шәхси кабинет бүлегендә танышырга мөмкин.

Әлеге инструкция fss16.ru рәсми сайтында бирелгән.


Фикер өстәү