“Җиңү урамы” проекты нигезендә Татарстанда 28 объект төзәтеләчәк

“Җиңү урамы” – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган федераль проект әнә шулай атала. Аның максаты – исемнәре җиңү хөрмәтенә аталган урамнарны һәм мәйданнарны тәртипкә китерү.

Бу – Җиңү көне һәм геройларыбыз турында кабат-кабат искә төшерү өчен кирәк. Әлеге проект Татарстанда да яклау тапты. Аның буенча республикада 28 объект төзәтеләчәк һәм тәртипкә китереләчәк.


Фикер өстәү