Казанда росгвардиячеләр федераль эзләнүдә булган каракны тоткарлаган

Казанда росгвардиячеләр федераль эзләнүдә булган каракны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Росгвардия идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Гвардейская урамында патрульлек иткән вакытта хокук сакчылары кызга игътибар иткән. Аның тышкы кыяфәте җинаятьченең фоторобатаны бик охшаган була.

Казанда яшәүче 22 яшьлек хатынны тоткарлыйлар. Кызның федераль эзләнүдә булуы ачыклана. Ул урлаган өчен хөкем ителгән һәм шул ук вакытта мәҗбүри көндәлек теркәлүләргә килми торган була.

Тоткарланучыны полиция бүлегенә илтәләр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү