Эшсез калган студентларны эшле итәргә җыеналар

Стратегик инициативалар агентлыгы Хөкүмәттән, коронавирус аркасында 70 меңгә якын студентка эшсез калу куркынычы янавын истә тотып, вузларда аларга өстәмә эш урыннарын булдыру мөмкинлеген карауны сорый.
“Хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә һәм вак-төяк эшләргә (курьер, секретарь) җәлеп ителүче 70 меңгә якын студент, ә аларның күпчелеге – бакалавриатның 2-5 курслары студентлары, эшсез калырга мөмкин. Студентларның хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге эшен, димәк, керемнәрен югалту куркынычын ничек тә киметү өчен вузларның авыр хәлдә калган студентларны эшкә урнаштыру юлларын эзләп табуы максатка ярашлы булыр иде”, – диелә агентлык хатында.
АСИ белгечләре фикеренчә, өлкән курсларда – бакалавриат һәм магистратураның дүртенче курсында белем алучы студентларының кимендә 10 проценты чамасын үзләренең югары уку йортында эшкә урнаштырырга була. “Студентларны дистанцион белем бирүдә ярдәм итүгә тартырга мөмкин. Алар шулай ук онлайн-укыту барышында тупланган мәгълүматларга анализ ясауда катнаша ала”, – дип аныклык кертелгән хатта.
Авыр хәлдә калган студентларга эшмәкәрлекне үстерү программалары аша да ярдәм итеп булыр иде, дип уйлый АСИ белгечләре. Хатта күрсәтеп үтелгәнчә, студентлар өчен социаль өлкәдәге яки IT- өлкәдәге проектка 150 мең сумга кадәр күләмдә субсидия бирүне әнә шундый чаралар исәбенә кертергә мөмкин.


Фикер өстәү