Рөстәм Миңнеханов: «Безгә беркем дә ярдәм итмәячәк, үзебезгә генә таянырга кала»

Бюджет керемнәре кимүгә карамастан, Татарстанда барлык дәүләт программалары гамәлгә ашырылачак. Авыр шартларда калган кешеләргә дә, эшмәкәрләргә дә ярдәм чаралары булачак. Ә менә үзизоляция шартларын бозучыларга закон нигезендә штраф түләргә туры киләчәк. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында әнә шушы һәм башка темалар күтәрелде. Әлеге утырыш беренче тапкыр видеоэлемтә режимында үткәрелде.    

Төп доклад белән Премьер-министр Алексей Песошин чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, Татарстан, гомумән алганда, Россиянең алдынгы төбәкләр бишлегенә керә. Моннан тыш, республика менә инде алтынчы ел рәттән уңайлы инвестицияклиматы тәэмин итү буенча илкүләм рейтингта лидерлар өчлегендә. «Татнефть», «ТАИФ», «КамАЗ», «Татэнерго», «Сетевая компания» кебек республиканың иң зур оешмалары 2019 ел дәвамында моңа кадәр кабул иткән инвестицияпроектларын тормышка ашыруны дәвам иткән. Узган ел тулай төбәк продукты 2,5 трлн сумны тәшкил итте.  Татарстаннан төрле дәрәҗәдәге бюджетка (салым, салым булмаган, таможня түләүләре, бюджеттан тыш фондлар) 1 трлн сумнан артык керем бирелгән. Шуларның 73 процент тирәсе федераль бюджетка юнәлгән. Премьер-министр шулай ук ирешелгән уңышларның социаль программаларны башкарып чыгарга зур мөмкинлек булуын да искәртте. Моннан тыш, илкүләм проектларда катнашу да республикага өстәмә ресурслар булып торганлыгын әйтте.

Утырышта депутатлар сөйләшүне нинди генә темага башласалар да, сүз очы әлеге дә баягы коронавируска барып тоташты. Шуңа күрә Алексей Песошинның әлеге темага багышлап аерым доклад ясавы да гаҗәп булмады.      Премьер-министр сүзләренчә, республика Хөкүмәте җирле үзидарә органнары белән берлектә һәм федераль үзәк белән хезмәттәшлектә инфекция таралуга юл куймау өчен эшләнә торган чараларда гына түгел, ә аның республикадагы социаль-икътисади тормышына тәэсирен киметү өчен дә тырыша. Татарстанның барлык хастаханәләре кирәкле медицина җиһазлары, дарулар белән тәэмин ителгән. Табибларның шәхсисаклану чаралары бар.

– Медицина учреждениеләрендә барлык җиһаз-җайланмалар җитәрлек күләмдә, квалификацияле персонал эшли. 4,8 мең белгеч әзерләнгән, аларны тагын да арттыру мөмкинлеге бар, – ди ул.

22 апрельгә республикада коронавирус белән 355 кеше авырый. Аларның 149ыстационарларда, 106сы амбулатор дәвалануда, 40 кеше сәламәтләнгән. Махсус ярдәм күрсәтү өчен 3 мең ятак урынга 26 медицина оешмасы әзерләнгән.

Утырышта коронавирус таралуга бәйле чикләү чараларын үтәмәгән өчен штраф күләмнәре дә расланды. Шулай итеп, Татарстанның административ хокук бозулар турында кодексына «COVID – 19 яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү һәм тискәре нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән норматив хокукый актлар таләпләре үтәлмәве»маддәсе өстәлә. Таләпләрне үтәмәгән кешеләргә 1 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф яный. Кабат тәртип бозса, аның күләме 5 мең сумга кадәр җитәчәк.  

Алексей Песошин бюджет керемнәре кимүгә карамастан, Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, Татарстан барлык дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәген дә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстан бюджеты 12 млрд сумнан артык керемен югалткан.

Апрель, май айларында вазгыятьнең ничек булачагын күрербез. Бюджетта оптимальләштерүуздырылды. Президент күрсәтмәсе буенча, барлык гамәлдәге программалар сакланды. Аларны саклап, бер яктан, хөкүмәтнең үз өстенә алган бурычлары үтәлә, икенче яктан, халыкның мәшгульлеге тәэмин ителә. Без һәрвакыт балык кына бирә алмыйбыз, кайчак кармак та бирергә кирәк, – диде Алексей Песошин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә хәйрия чараларына күбрәк игътибар бирергә чакырды. Аның сүзләренчә, республикада төрле категориядәге кешеләргә ярдәм чаралары күрсәтелә.

– Без ярдәм сорап бөтен кешегә мөрәҗәгать итәбез. Кайбер чаралар инде эшләнде. Медицина хезмәткәрләренә дә ярдәм итәргә кирәк. Акцияләрне тормышка ашырабыз, компанияләр дә ярдәм кулы суза, – диде ул.

Президент хәзер республикада гадәти булмаган һәм киеренке вазгыять торуын һәм шуңа күрә эшне дөрес итеп оештырырга кирәклеген әйтте.

– Без әле мондый вазгыятьтә бер ай гына яшибез. Алда нәрсә буласын белмибез. Авыру йоктыручылар саны арта. Инфекциянең кемнән таралуын ачыклауда авырлашты. Беренче дулкын – чит илдән кергән очраклар, икенчесе – Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, өченчесе – вахта ысулы белән эшләүчеләребездән. Инфекция тиз тарала, – диде ул.  

Рөстәм Миңнеханов мондый шартларда сабыр булырга һәм үз-үзеңә генә ышанырга туры килүен белдерде.

Безгә беркем дә ярдәм итмәячәк,  үзебезгә генә таянырга кала. Ниндидер федераль ярдәм,һичшиксез, булачак, ләкин республикада бизнес белән бергәләп эшне  оештырырга кирәк. Һәм бу эштә депутатларның алда булуы кирәк. Кешеләр белән элемтәдә тору мөһим. Ләкин саклану чараларын онытмаска кирәк, – диде һәм сүзен: «Без барыбыз да Аллаһ кулында, шуңа күрә  сабырлык кирәк. Авыру кими башлар дип уйлыйбыз, ләкин әлегә арта гына», – дип тәмамлады.  

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү