Түләп укыган студентка акчаны кире кайтаралармы?

Дистанцион укуга күчү сәбәпле, югары һәм урта  һөнәри уку йортларының түләүле бүлекләрендә  белем алучы студентларның акчасын кире кайтаралар икән,  дигән сораулар ишетергә туры килә. Әти-әниләргә  моңа өметләнергәме?

Россия Фән һәм югары белем бирү буенча министр Валерий Фальков әлегә мәсьәләгә ачыклык кертеп:

–Уку йорты  белән студент арасындагы уку шартлары килешү ярдәмендә рәсмиләштерелә. Бәяләрне үзгәртү мәсьәләсен  бары тик белем сыйфаты кимегән очракта гына күтәреп була, – дип белдергән.

Бу хакта әти-әниләрнең дә фикерен сораштык.

-Бүгенге хәлнең килеп тууына вузлар да, техникумнар да гаепле түгел. Әлегә балалар дистанцион рәвештә белем ала.  Зарланмыйлар, үзләренә дә яңача уку ошый. Киләсе елда да шулай дәвам итсә, әлбәттә, акчаны киметүләрен сорар идек. Көллияттә укыган өчен  елына 62 мең  сум түлибез, – ди Казанда яшәүче ике бала анасы Гөлназ.

Бүгенге  вазгыятьне исәпкә алып, Россия  Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы Россия ректорлар берлеге, әйдәп баручы университетлар  берләшмәсе һәм  “Глобаль университетлар” Ассоциациясе белән берлектә пандемия шартларында студентларга ярдәм итү буенча икътисади чаралар пакетын эшли.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү