Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны күп булган районнар билгеле

Татарстанның алты муниципаль районында — Теләче, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Тәтеш, Биектау районнарында — Covid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының югары күрсәткечләре билгеләнде. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина шул турыда сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Соңгы атнада барлыгы Covid-19 авыруы очраклары республиканың 14 районында беренче тапкыр теркәлде, диде докладчы.

 


Фикер өстәү