Әлмәттә ир-ат сигезенче каттан сикергән

25 апрельдә төнге өч тулганда 112 номерына Сөләйманова урамындагы 10 йортның 8-9 нчы катлары арасындагы балконның тышкы ягында ир-ат басып торуын хәбәр итәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, бүген иртә белән шәһәрнең Сөләйманова урамындагы 10 йортның 8 катындагы фатир балконында ир-ат «Ярдәм итегез!» дип кычкырган.

Полициянең патруль хезмәте килгәнче күршеләре ир-атны үгетләп тә караганнар.

Урынга килгән 65нче янгын сүндерү часте коткаручылары фатирга керергә ниятли, ләкин ишекне ачучы булмый.

Шуннан соң автобаскыч куеп, бер коткаручы югарыга күтәрелә башлый, ир-атка сораулар бирә. Ир берни дә җавап бирми. Коткаручы аңа якынрак килү өчен баскычны бераз этү командасы бирә, 1-1,5 метр аралык калганда, ир-ат этелеп, бер адым алга ясый.

Нәтиҗәдә аның гомере өзелә.


Фикер өстәү