Татарстаннан Луганск халык республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ике янгын сүндерү техникасы һәм башка кирәк-ярак озатылган

Бүген Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе белгечләре Лисичанск шәһәренең янгын сагы подразделениеләре өчен ике янгын сүндерү техникасы һәм башка кирәк-ярак тапшырган. Техника һәм йөк Ростов өлкәсенә китерелгән. Биредә аларны кабул итеп алганнар.

Баш идарә җитәкчесе, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин техника төягән автопоезд Казаннан юлга кузгалыр алдыннан билгеләп үткәнчә, Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк, Россия МЧС үтенече буенча, Татарстан җитәкчелеге карары белән юлланган.

“Без–Татарстан коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре, Рөстәм Миңнехановка хәзер Лисичанск шәһәрендә хезмәт итүче коллегаларыбызга янгын сүндерү-коткару техникасы белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттек, –ди Рафис Хәбибуллин. – Бүген ике янгын сүндерү техникасын: берсе – КАМАЗ, икенчесе – ЗИЛ-131 шассиендагы автоцистерна җибәрәбез. Без алар белән даими элемтәдә торабыз, бүген барлык үтенечләрен тулысынча үтәдек. Машиналарга янгын сүндерү кирәк-ярагы тутырылган. Шулай ук генераторлар, җылы кием-салым, көндәлек эш өчен кирәк-ярак – барлыгы тонна ярым йөк тә җибәрәбез.”


Фикер өстәү