Татарстан Президенты пилотсыз очкычлардан файдалануны тыю турында указга кул куйган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә пилотсыз очкычлардан файдалануны тыю турында указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар интернет-порталында басылып чыккан.

Чара республикада җәмәгатьчелек тәртибен, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы иминлеген кайгырту максатында кертелә. Тыю дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, алар карамагындагы оешмалар, гади кешеләр тарафыннан килешү буенча кулланыла торган пилотсыз очкычларга кагылмый. Ул Россия Президентының 19 октябрь, 2022 елгы указы нигезендә кертелгән режим алынганчы гамәлдә булачак.
Исегезгә төшерәбез: пилотсыз очкычларга дроннар, квадрокоптер, дирижабль, моторлы дельтапланнар, дистанцион идарә ителешле башка очу аппаратлары керә.


Фикер өстәү