«Запас гаджетыңны мәктәпкә тапшыр!» акциясе бушка китмәгән

«Запас гаджетыңны мәктәпкә тапшыр!» дигән акция игълан итү бушка китмәгән. Аның кысасында республикада аз керемле гаиләләрдәге мәктәп укучыларына 387 гаджет тапшырылган, вуз ректорлары 122 планшет җибәргән, Татарстан Президенты 2000 ноутбук биргән. Депутатлар, үз мөмкинлекләреннән чыгып, өйдән торып укуга күчкән авыл мәктәпләре балаларын кирәк-ярак белән тәэмин иткән.

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин кичә партиянең Генераль советы президиумы утырышында шул хакта сөйләп үтте.
Партия рәисе Дмитрий Медведев һәм төбәкләр бүлекләре секретарьлары катнашында видеоэлемтә режимында узган утырышта иң элек балаларны өйдән торып укытуны оештыру мәсьәләләре каралды. Моннан тыш Медведев партиядәшләрен, мөмкинлеккә карап, бер хезмәт хакы күләмендә взнос түләргә чакырды. Бу акча медицина оешмаларына һәм мохтаҗларга, шул исәптән мәктәп укучыларына җибәреләчәк. Шул ук вакытта партия рәисе бердәмроссиялеләрнең дәвалау учреждениеләренә шәхси саклану чаралары, дезинфекцияләү өчен эремәләр һәм ясалма сулыш алдыру аппаратлары, табиблар һәм волонтерларга автомобильләр, балаларга өйдән торып уку өчен гаджетлар сатып алуын, мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары алуга акча бирүен искә төшерде.
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советында кайбер депутатларның «Рәхмәт, табиб!» акциясе кысасында инде бер көнлек хезмәт хакын күчерүләрен дә билгеләп үтте.


Фикер өстәү