Рөстәм Миңнеханов: «Мин аңа охшарга хыялланган идем!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда балачак хыялы марафонына кушылган. Яшь вакытта әтисе белән бергә төшкән фотосын урнаштырып ул: «Әти белән. Мин аңа охшарга хыялланган идем!» — дип язган.

«Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты интернет-акциясе кысаларында #марафондетскихжеланий флешмобы башланды. Әлеге уңайдан социаль челтәрләрдә утыручылар фотолар урнаштырып балачак хыяллары хакында язалар.

 


Фикер өстәү