Татарстанда балаларын «чиплау»дан курыккан ана урманга качкан

Вакыйга 5 апрель Лениногорскида булган. Улларын россиялеләрне күпләп чиплаудан коткарырга кирәк, дип, ике баласын алып 35 яшьлек хатын-кыз  урманга кача.

Ул үзе белән икмәк һәм берничә суган ала. Гаилә шәһәрдән ярым ташландык Алешкино авылына китә. Кислинка елгасы ярында алар шалаш төзиләр.
Икмәк һәм суган беткәннән соң, әни балаларны яфраклар белән тукландыра башлый. Өлкән бала түзми һәм әнисе йоклаган вакытта кача. Ул Алешкино авылы янында эшләгән нефтьчеләр бригадасына юлыга. Тегеләре, үз чиратында, полиция чакырттылар.
Балаларны хастаханәгә озаталар, ә әнисен табиблар тикшерә, дип хәбәр итә «Комсомольская правда».


Фикер өстәү