Чернобыль фаҗигасе: бер яман хәл икенчесен оныттыра алырмы?

26  апрель көнне,  бүгенге вазгыять короновирус белән бәйле булса да,  Чернобыль фаҗигасен юк итүдә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл яны буш тормады.  Чәчәкләрне, зур дистанция саклап, берәм-берәм генә китерделәр…

Гадәттә, бер яман хәл икенчесен оныттыра, диләр. Күпләребез, бу хакта, бәлки, искә дә алмагандыр. Бүген дә бөтен дөнья яшәү өчен көрәшә бит. Әмма  Чернобыль  вакыйгасы —  техноген фаҗигаләр арасында үзенең күләме, зыяны буенча җир йөзендә иң  зур афәт китергәне  булып санала. Авария булган җирдә бүген дә тынычлык юк. Аны юк итүдә катнашкан кешеләр бу хакта бер мизгелгә дә онытмыйдыр дип беләм. Чөнки  монда һәр кешенең  иң кадерле әйбере — сәламәтлеге бизмәнгә салынган.  Газетабызның якын дусты, Тукайрайоны  Күзкәй авылыннан китапханәче Тәнзилә Шәйхнурова да  бер төркем балалар белән ике ел Владивостокта диңгез пехотасында хезмәт иткән,  гомере буена механизатор булып эшләгән, аннан Чернобыль фаҗигасен үз күзләре белән күргән авылдашы  Нәкыйп абый Вәлиев янында булып кайткан.

 

Нәкыйп абыйның күргәннәре

“1987 елның 26 ноябрендә хәрби комиссариаттан чакыру килде. 35 яшьтән 45яшькә кадәрге ике баласы булган ир-атларны Чернобыльгә җибәрәселәре турында әйттеләр. Башта Оренбург өлкәсенең Тоцк  шәһәрендәге  хәрби лагерьда әзерлек курслары үттек. Анда химик-разведчик белгечлеге алдым.  Батальон составында Чернобыльгә килеп төштем. Атом электр станциясенә  30 чакрым кала туктадык.  Ораное бистәсендәге палаткаларга урнаштырдылар.  Сулыкларда юынмаска, су эчмәскә дип катгый кисәттеләр.  Шешәләрдә минераль су алып килделәр. Шуны эчтек. Юындык, теш чистарттык.  Беренче көнне үк коры ютәл башланды. Үпкәгә һава җитмәде. Авыз кипте. Аннары чатнап баш авырта башлады.  Тора-бара күндек инде.  Иртәнге 6 да торып, юынып, ашап-эчкәч (сүз уңаеннан, ашап-эчү бик шәп, ни теләсәң, шул бар иде), станциягә эшкә алып китәләр.  Анда бер бүлмәдә  чишенеп, махсус костюм, битлек киябез.Үлчәү приборын тотып,  станциягә кереп китәбез. Кергәндә-чыкканда  аяк астындагы марганцовкалы суда аяк киемнәрен чайкыйбыз.  Шунда ук телевизор кебек “Русси” экраныннан  бөтен гәүдә күренә. Кайсы урында нурланыш бар, шунда кызыл булып яна.  Саклану хәстәрен күрделәр инде анысы. Сүз әйтерлек булмады.  Хәтта  машиналарны бер буявы калмаслык итеп юалар иде. Юдыргычлар шундый көчле булган, күрәсең.

Мин постны бер чечен егетеннән алып калдым. Ул ике көн буена ничек эшләргә кирәклеген өйрәтте: бер сукмактан гына йөрергә кирәк, уңгасулга бер адым да тайпылырга ярамый. Нурланыш күрсәткечен үлчәп, блокнотыма язып бардым. Кайткач, ул мәгълүматларны штабта язып алалар.  Киевка, Мәскәүгә җибәрәләр  дип сөйлиләр иде.

Килү белән һәр кешегә пропуск бирделәр. Ул өч төрле иде. Почмагына жук” төшкәне  нурланышлы зонада көндез дә, төнлә дә эшләргә ярый дигәнне аңлата.  Ай рәсемлесе белән – төнлә, кояшныкы белән көндез генә эшләргә мөмкин.  Миңа “жук” төшерелгәне эләкте.  Кайчан боерык бирәләр, шунда чыгып китәсең. Станциядәге  эш вакыты бер сәгатьтән артмаска тиеш.  Рәсми рәвештә 25 рентген нурланыш алырга ярый иде. Шул норманы алучыларны  куркыныч зонага башка  кертмиләр. Кайтарып җибәрәләр.

Якташлар да күп иде.  Кызыл Байрак авылыннан Наил Әхмәтшин,  Кече Шилнәдән Сергей, Гөлектән Зиннур, Малтабардан, Новотроицкидан да бар иде.  Элегрәк безне  район ашханәсенә җыялар, шунда очрашып, хатирәләргә чумып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек.  Хәзер бик сирәк очрашабыз”.

 

Бүген ничек яшиләр?

Татарстанлыларны Чернобыльдә авария булуга озата башлыйлар. Бу хәл 1990 нчы елларга кадәр дәвам итә әле.  Әлеге вакыт эчендә Чернобыльгә Татарстаннан  3907  кеше барып кайта. Шуларның 2700е армиягә яңа чакырылучылар.   Республиканың зур предприятиеләре ярдәмгә дип үз белгечләрен  җибәрә.  Шулай ук “Татарстан – 86”  стройотрядыннан 91 студент та була. Безнең якташлар нигездә  реакторны каплау, төзелеш эшләрендә  катнаша, чөнки  саркофагны  шундук торгыза башлау мөмкин булмый. Башта авария  урынын чистартырга кирәк була.

Татарстан буенча “Чернобыль берлеге” оешмасы җитәкчесе Александр Барсков әйтүенчә, Чернобыльгә эләгүчеләр аварияне юк итәргә  үз теләге белән килгән дип санала. Хәер, андыйлар да була үзе,   чөнки хезмәт хакы өчләтә-дүртләтә артык түләнә. Акча эшләп кайту теләге өстенрәк була. Яшьләрне исә армиягә алалар. Аңлашыла ки, аннан качып котылып булмый. Өлкәнрәкләр дә, хәрби комиссариат аша чакырылгач, бер сәбәпсез каршы килә алмыйлар. Бу бит – Ватан алдындагы бурычыбыз дип, зур горурлык белән китүчеләр дә булмаган түгел.

Шунысы билгеле: белгечләрдән кала, беренче мәлдә җирле халык та, аварияне юк итәргә килүчеләр дә   нурланышның ни дәрәҗәдә зыян китерәчәген аңламыйлар. Халык, җылы, матур көннәр белән хозурланып, өй җыештыру ягын кайгырта. Тик паласларга, юган керләренә ни өчен  кызгылт “тузан” кунуын гына аңлап бетермиләр.  Ватанпәрвәрлек хисе белән янып торган ярдәмгә килүчеләр дә әллә ни саклык чарасын күрергә ашыкмыйлар. Күлдә коенучылар, бакчадагы җиләк-җимеш белән сыйланучылар, җае туры килгәндә дип, кояшта кызынучылар да була. Кайберәүләр алкоголь организмнан радионуклидны чыгара дип уйлап, эчүчелеккә сабыша.  Александр Барсков әйтүенчә, бүген кем дә булса исән калган икән, димәк, ул саклану чарасын күргән.

Әмма ничек кенә булмасын, чернобыльчеләр “үзләренә тиешлесен” эшләп тә, алып та кайтканнар.

Ни кызганыч, авария серләре “яшерен” булу сәбәпле,  Чернобыльче статусын бары тик биш елдан соң, 1991 елны гына кабул итәләр. 1986-87 еллар иң авыр чор була. Статус соң кабул ителгәнгә, беренче чиратта алгы сызыкка килеп эләккән чернобыльчеләргә,    авыруларын  Чернобыль вакыйгаларына бәйләп, нәрсәне булса да исбатлау бик катлаулы. 1997 елга кадәр әле күп авырулар белән инвалидлык рәсмиләштерергә мөмкин булган. Әмма бу исемлекне елдан-ел кыскартканнар. Тора-бара авырулар саны 15 кә кала. Хәзер исә ул бары тик  6-7 генә. Нигездә барысы да диярлек онкология белән бәйле. Социальярдәмне дә бик киметәләр.  Элек шифаханәләргә юлламаны ел саен бирсәләр,  хәзер ул 3-5 елга бер генә тапкыр эләгә.  Поликлиникаларда чираттан тыш кабул итмиләр.  Чернобыльчеләрнең авыруларына тәгаенләнгән дарулар күп вакытта исемлектә юк. Күп кешенең  торак мәсьәләсе дә хәл ителмәгән.

 

Ул җирдә ниләр булып ята?

Шушы көннәргә кадәр ташландык Припять шәһәреннән туристлар өзелмәгән. Белгечләр бу хәлне гайре табигый  дип саный. Үлем казанына башыңны тыккан кебегрәк була ягъни. Әмма соңгы вакытларда хәлләр үзгәрергә мөмкин. Социальчелтәрләрдә күренгән яңалыкларга караганда,  Чернобыль зонасында урман яна. Ул  бу территориядәге 35 гектар җирне камап алган. Бәхеткә, янгынны сүндерә алганнар, атом электростанциясенә һәм радиоактив калдыклар саклана торган урыннарга  зыян килмәгән. Хәзер инде туристларга күрсәтерлек җирләр калмады, ташландык авыл-шәһәрләр көлгә калды дип язалар. Хәер,  кемгә нәрсә кызык бит, бәлки, анысын да карарга килүчеләр табылыр.

Ә электростанциянең үзенә килгәндә,  җимерелгән саркофаг өстенә куркынычсыз дип саналган  конфайнментны  2016 елда куялар.  Әмма объект бүгенгә кадәр эксплуатациягә кертелмәгән.  Димәк, бу — реактордан тирә-юньгә  нурланыш үтәргә мөмкин дигән сүз. Белгечләр әйтүенчә, яңа корылма искесе белән герметик төстә тоташтырылырга тиеш. Әлегә монда эшләр туктатылган, әмма планда бар.

…Бу темага язарга алынгач, иң беренче чиратта күршем искә төште. Яңа фатир алган гына идек әле. Газ кертелмәгән, ут-суы бар. Ачкыч сорап, тәрәзәләрне юа торырга булдым. Күченергә рөхсәт булмау сәбәпле, кеше дә юк. Ишек кыңгыравы шалтырагач та, үзебезнекеләрдер дип, курыкмыйча барып ачтым. Каршымда исерек ир пәйда булгач, имәнеп киттем. Акча сорый. Мин каршы килгәч, елый ук башлады. “Менә син ышанмыйсың инде. Мин Чернобыльдән кайттым. Бик зур нурланышка эләккәнмен . Табиблар миңа, озак яши алмассың, диделәр. Эчәм инде, түзә алмыйм. Бөтенесе әрли.Йөрәк яна. Алма кебек хатынымны, ике кечкенә баламны калдырып китәм бит… Түзмәдем, чыгарып бирдем акчаны. Бер айдан соң без аны соңгы юлга озаттык. Яңа фатирга күченгәннәр генә иде әле…

Сан

— Чернобыль электростанциясендәге авария нәтиҗәсендә  Белоруссиядә  нурланыш белән зарарланган территориянең мәйданы – 46,5 мең кв км. Бу – барлык территориянең 23 проценты.

-Украинада  12 өлкәдә 50 мең кв  км җир зыян күргән.

— Россиядәге 19 төбәктә 60 мең квадрат километрга якын  җир зарарланган дип санала. Анда 2,6 млн кеше яши.

 

Чернобыльдәге аварияне  юк итүгә 600 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Электростанция янындагы  30 километр радиус әйләнәсендәге территория куркыныч зона булып санала. Украинада 2,5 млн кеше нурланыш китереп чыгарган авырулардан чирли.

 

 


Фикер өстәү