Галимнәр пандемиянең Россиядә кайчан тәмамланачагын әйтте

Сингапур технологияләр һәм дизайн университетының инновацияләр лабораториясе галимнәре Россиядә һәм, гомумән, дөньяда COVID-19 коронавирусы пандемиясенең тәмамлануына карата пессимистик рухтагы фаразын җиткергән. Аларның фикеренчә, Россиядә чир 19нчы августка гына бетәчәк. Моңа кадәр галимнәр пандемиянең 20 июльгә тәмамланасын фараз кылган.

Сингапур галимнәре уйлаганча, АКШта пандемия барыннан да соңрак – 5 сентябрьгә генә тәмамланачак, дип хәбәр итә РИА Новости. Италиядә коронавируска – 30 августта, Бөекбританиядә – 20 августта, Германиядә – 5 августта, ә Франциядә – 8 августта нокта куелачак, имеш.
Фаразлар килеп туган хәлләргә һәм хөкүмәтләрнең гамәлләренә бәйле рәвештә үзгәрергә дә мөмкин, ди галимнәр. Әйтик, чикләүләр вакытыннан алда алынган очракта коронавирусның кире әйләнеп кайтуы бар.
Әлеге фаразларны кору өчен галимнәр 131 илнең мәгълүматларыннан файдаланган. Нәтиҗәләр авыручылар, савыгучылар яки вируска бирешүчәннәр динамикасы буенча, инфекция таралуның математик моделенә (SIR-модель дип атала) таянып чыгарылган.


Фикер өстәү