Пропусксыз йөргән өчен машина йөртүчеләргә штраф яный

Дәүләт Думасына үзизоляция вакытында махсус пропуск алмыйча гына машинада йөрүчеләрне штрафка тартырга тәкъдим иткәннәр. Штраф күләме 5 мең сумга җитәргә мөмкин. Түбән Новгород өлкәсенең Законнар чыгару Җыены Дәүләт Думасына бу җәһәттән закон проектын керткән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Закон проекты авторлары смс-пропус алмыйча юлга чыккан машина йөртүчеләргә 1 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итә. Үзизоляция чорында кертелгән кагыйдәләрне кабаттан бозган өчен штраф күләме 5 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең административ эш кузгатачагы һәм штрафка тартачагы күздә тотыла.

Закон проектына аңлатма язуында басым ясап әйтелгәнчә, бу гадәттән тыш хәлләр килеп туу очрагында гражданнарның сәламәтлеген саклауга, әйләнә-тирә мохиткә зыянны һәм чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән.

 

 


Фикер өстәү