Дәүләт Думасына халыкны санкцияләрдән саклау турында закон проекты кертелгән

Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, закон проектында илдә яшәүчеләрнең социаль яклау дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итәрдәй нигезләмә бар.

Дәүләт Думасына Россия халкын чит илләрнең һәм халыкара оешмаларның дустанә булмаган гамәлләреннән саклау җәһәтеннән закон проекты кертелгән. Документ Думаның электрон базасына урнаштырылган. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, закон проектында илдә яшәүчеләрнең социаль яклау дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итәрдәй нигезләмә бар.

Нигезләмәдә әйтелгәнчә, халыкны эшкә урнаштыруга ярдәм итү, дарулар һәм медицина кирәк-яраклары белән, социаль ярдәм һәм пенсияләр белән тәэмин итү, шулай ук чит илләрдә белем алуны туктатырга мәҗбүр булучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау кирәк.
Сүз уңаеннан, Татарстанда икътисадны тотрыклы үстерү буенча оператив штаб булдырылды. Штаб җитәкчесе – республика Премьер-министры Алексей Песошин.


Фикер өстәү