Эльвира Нәбиуллина: «Россия финанс системасының икътисадтагы бүгенге хәлдән чыга алачагына бернинди шик юк»

Үзәк банк башлыгы, ил халкының һәм компанияләрнең килеп туган хәлдән ничек тә азрак югалту белән чыгуын үземнең шәхси максатым итеп саныйм, дип билгеләп үткән.
Россия финанс системасының икътисадтагы бүгенге катлаулы хәлдән чыга алачагына бернинди дә шик юк. Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, Россия икътисадына моңарчы күрелмәгән экстремаль хәлдә калырга туры килгән. Әмма Үзәк банкта илнең финанс системасының шок халәтеннән чыга алуы өчен мөмкин булганның барысы да эшләнелгән һәм эшләнелә.
— Әлбәттә, безнең беребез дә мондый хәлләрнең килеп чыгуын теләмәс идек. Әмма без финанс системасының, шулай ук Үзәк банкның теләсә кайсы шок халәтеннән чыга алуы өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, — дигән Нәбиуллина.
Моннан тыш Үзәк банк башлыгы, ил халкының һәм компанияләрнең килеп туган хәлдән ничек тә азрак югалту белән чыгуын үземнең шәхси максатым итеп саныйм, дип билгеләп үткән.
Исегезгә төшерәбез: Россия банклары моңарчы бирелгән кредитлар буенча ставкаларны үзгәртмәячәк. Үзәк банкның төп ставкасын 20 процентка җиткерү ипотекада да чагылыш тапмаячак.


Фикер өстәү