Эльвира Нәбиуллина: “Сум курсының үзгәреп торуы әйбәт”

Үзәк банк, сум күрсының үзгәреп торуы – файдага гына, чөнки ул икътисадка чит илләр китергән кыенлыкларны җиңелрәк уздыру мөмкинлеге бирә, дигән фикердә. Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдергән.

“Сум курсы тышкы сәүдә йогынтысында үзгәрә. Бездә кыска вакытлы тирбәлешләрне “тынычландыру” чаралары бар. Әмма, безгә калса. үзгәреп торучы курс –файдага гына. Ник дигәндә, ул икътисадка тышкы үзгәрешләрне, тышкы кыенлыкларны җиңелрәк кичерү мөмкинлеге бирә”, – дигән Нәбиуллина.

Аның әйтүенчә, сум курсын ясалма рәвештә үзгәртмичә тоту акчаның кыйммәте бик нык төшүгә китерә.
Үзәк банк башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта сум курсы тышкы сәүдә динамикасы (импорт арта) йогынтысында кими. Үзәк банк Рәисе искә төшереп үткәнчә, узган елда сум курсының ныгуын күпләр килеп туган хәлләрне җиңеп чыгу буларак аңлады. Әмма, дөресен әйткәндә, экспортның кинәт артып, импортның, киресенчә, кимүенә бәйле булды ул. “Хәзер сум күрсының үсүе дә башлыча тышкы сәүдә белән аңлатыла”, – дип белдергән Эльвира Нәбиуллина.

Исегезгә төшерәбез: бүген иртән Мәскәү биржасында доллар курсы 2022 елның 28 мартыннан бирле беренче тапкыр 92 сумнан артып киткән. Евро курсы 100 сумнан арткан.


Фикер өстәү