Көнкүреш техникасы кыйммәтләнә башлаган

Көнкүреш техникасы һәм электроника җитештерүчеләр, доллар һәм евро курслары күтәрелү сәбәпле, быел инде икенче тапкыр бәяләрне арттыра. Бу хакта “Коммерсантъ” җитештерүчеләрнең дистрибьютерларга җибәргән хатларына таянып яза.

Кибетләр кайбер брендлар (Beko, Tefal, Lex) буенча сатып алу бәясенең 10-15 процентка артачагын әйтәләр.
Бәяләрне арттыру турында белдергән җитештерүчеләр арасында – Archelik (Beko, Grundig, Indesit брендлары), «СЕБ-Восток» төркеме (Tefal, Moulinex, Rowenta), Maunfeld, Lex.

Белгечләр әйтүенчә, валюталар курсының тотрыксызлыгы аркасында товарның үзкыйммәте үсү барлык көнкүреш техникасына һәм электроникага кагылачак. Сәбәбе – Россиягә чит илләрдән кертелүче техниканың күпчелегенә чит ил валютасында түләү.

Бу иң элек Россиядә җитештерелми торган продукциягә: смартфон, ноутбук, планшетларга кагыла. Белгечләр фикеренчә, инде киләсе атнада ук әлеге җайланмаларның бәяләре күтәрелергә мөмкин. Көнкүреш техникасы исә, складлардагы запас беткәч, август урталарында кыйммәтләнә башлаячак.


Фикер өстәү