1 августтан соклар һәм газлы эчемлекләр кыйммәтләнә

Бәяләре 10-20 процентка артырга мөмкин.

Газлы су һәм соклар җитештерүче зур компания – PepsiCo (“Русский дар”, Frustyle, “Любимый”, J7, һ.б. шуңа керә), шулай ук “Сады Придонья” сәүдә челтәрләрен быел 1 августтан үз товарлары бәясенең артуы турында кисәткән. Бу хакта “Коммерсантъ” компанияләрнең хатына таянып яза.

Басма хәбәр иткәнчә, эчемлекләр 10-20 процентка кыйммәтләнә. Сәбәбе – сум күрсының төшүе. Бу хәл җитештерү чыгымнарының артуына китергән.

Тәгаенләп әйтсәк, PepsiCo эчемлекләре бәясен 19,2–21,3 процентка, чипсы, “кириешки” ише снекларныкын – уртача 15,3 процентка арттыра. “Сады Придонья” исә, чимал, материал, җиһазларны карау, транспорт хезмәтләре кыйммәтләнү сәбәпле, товары бәясенең 10 процентка үсәчәген белдергән.

Сок, су һәм эчемлек җитештерүчеләр берлеге (“Союзнапитки”) башлыгы Максим Новиков әйтүенчә, продукт бәясенә валюта курсы йогынты ясаган. Сокның үзкыйммәте 70 процентка чит илдән кертелүче сок һәм пюреларга туры килә, дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр яңа җиңел машиналарның быел җәен һәм көзен 5-10 процентка кыйммәлләнәчәген белдергәннәр иде.


Фикер өстәү