Күктәкә авылы халкы: «Шулкадәр тәртипле балалар иде. Суга төшеп юк булдылар…»

Кичә Азнакай районының Күктәкә авылында көтү көткән вакытта су коенырга кереп, ике игезәк туган Ык елгасында бата. Зәрия белән Артурга әле быел гыйнварда гына 18 яшь тулган. Егетнең мәетен таптылар, кызны әле дә эзлиләр.

Татарстанда Ык елгасында суга баткан 18 яшьлек кызны эзлиләр

– Әниләре Әлфиягә дә, әтиләренә дә бик авыр. Аларның хәсрәтен әйтеп аңлатырлык түгел. Әлфия бик бетеренсә дә, аякта әле. Ә менә әтиләрен, бүген төнлә кан басымы югары күтәрелеп, «ашыгыч ярдәм» алып китте, – ди авылдашлары.

Бу гаилә Зәрия белән Артурны 2 яшендә тәрбиягә ала. Ике бала да бар эшкә өйрәнеп үсә. Зәрия бигрәк тә ачык күңелле була. Елмаеп кына тора. Алар, узган ел мәктәп тәмамлап, Лениногорскидагы бер техникумга укырга керәләр. Быел беренче курсны тәмамлаганнар.

– Әлфияләрнең үз уллары гаилә корды инде. Шушы көннәрдә Зәриянең никахы буласы иде. Артурның да йөргән кызы булган. Әтисеннән сорап, аны да никахка алып килергә теләгән. Шулкадәр тәртипле балалар иде. Суга төшеп юк булдылар, – ди авылдашлары.

Зәрия һәм Артур әниләренең сеңлесенең кызы Айсылу белән көтү көткән. «Суынып чыгабыз әле», – дигәннәр дә, суга сикергәннәр. И сөенешкән алар ул көнне! Шат булганнар. Чумалар да чыгалар дип көткән апалары. Тик чыкмаганнар. Кичә Артурның мәетен тапканнар. Зәрияне әле дә эзлиләр.

Без бу гаиләгә сабырлык телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү