Эльвира Нәбиуллина Россия икътисадының тирән үзгәреш чорын кичерүен әйткән

Килеп туган вазгыятьтә берәүләр товарларын сату өчен башка чит илләр базарларын, икенче берәүләр – бүтән чимал җибәрүчеләрне эзли.

Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Россия икътисадының нинди үзгәрешләргә дучар булуы турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, шартлар нык үзгәргән, санкцияләр импорт һәм экспорт географиясенә йогынты ясаган. Бу хакта “Санкт-Петербург” телеканалы яза.

Үзәк банк башлыгы билгеләп үткәнчә, күп кенә иске икътисади элемтәләр өзелгән, шуңа күрә яңаларын табарга кирәк.

– Икътисад тирән үзгәреш чоры кичерә, – дип басым ясап әйткән ул.
Эльвира Нәбиуллина сүзләренә караганда, кайбер факторларга, әйтик, глобаль икътисад шартларына йогынты ясап булмый. Әмма Россия халкына һәм бизнеска яңа мохиткә җайлашып яшәүгә юл ачу мөмкинлеге бар. Моның өчен икътисадта тотрыклылык һәм инфляциянең түбән дәрәҗәдә булуы кирәк.


Фикер өстәү