Ишегалларындагы машиналарны кая куярга?

Ишегалларында парковкалар проблемасын урбанист, «кешеләр өчен шәһәр» популяр блогы авторы Аркадий Гершман һәм Казанның баш архитекторы урынбасары, транспорт планлаштыру бюросы кураторы Тимур Кадыйров күтәреп чыккан. Экспертлар машиналарны ишегалдында урнаштыру мәсьәләләрен ничек хәл итәргә һәм яңа парковка урыннары булдыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге хакында фикер алышачак.

«Ишегалды-ул парковка (түгел)» онлайн – дискуссиясе «Безнең ишегалды» Президент программасының белем бирү проектын дәвам итәчәк. Ул җомга көнне, 1 майда, 17.00 сәгатьтә «Youtube» каналында узачак https://www.youtube.com/watch?v=jv1fAEaACOs турыдан-туры эфирны Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барачак.

Эфир кысаларында спикерлар совет чорыннан башлап ишегаллары машиналар белән тула башлау, ни өчен аларга еш кына урын җитмәү һәм конфликтларсыз бу проблеманы ничек хәл итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Экспертлар шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрнең уңайлылыгын һәм югары мобильлеген тәэмин итү өчен нинди үзгәрешләр кирәк дигән сорауга җавап бирәчәкләр. Казанның транспорт планлаштыру бюросы кураторы Тимур Кадыйров Казанның транспорт инфраструктурасын үстерү проектларын тәкъдим итәчәк.

 


Фикер өстәү