Казанда «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды

Кичә, 5нче майда, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады. Төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, “Тәүфикъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Әюпов һәм әлеге мәчетне төзү башында торган, Казанның 12-нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин эшләрнең уң булуын сорап дога кылды. Бу хакта dumrt.ru порталы хәбәр итте.

Кәлам Шәриф аятьләре һәм догалар укылганнан соң, махсус техника ярдәмендә төзүчеләр төзеләчәк мәчет фундаменты өчен чокыр казый башлады.

Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алачак. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, Раббыбыз шул кешегә җәннәттә йорт төзер». Әгәр сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, мәчет төзелешенә түбәндәге ысуллар буенча ярдәм күрсәтергә мөмкин:

1. Акчаларны Сбербанк картасына күчерергә:

4817 7600 9997 0836 (Карпова Светлана Анатольевна).

Реквизитлар:

ИНН 1661034226
КПП 166101001
ОГРН 1131600002654
БИК 049205746
к/счет 30101810322020500746
р/счет 40703810766060100060
КАЗАНСКИЙ ФИЛИАЛ ПАО «БИНБАНК», ДО «На Декабристов/16» Казанского филиала ПАО «БИНБАНК».
Килеп чыккан сораулар буенча оештыру комитетына мөрәҗәгать итәргә: 7 (917) 888-43-56.


Фикер өстәү