Лилия Сәлахетдинова: «Туачак сабыебыз сау-сәламәт диделәр, менә бу бәхет түгелмени?!»

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның бәби көтүенә алар үзләре генә түгел, аларны ишетеп-белгән һәркем куанган иде. Табиблар көмәнлелек аның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкинлеген кат-кат искәртсә дә, Лилия нык була белде, карарыннан кире кайтмады.

– Менә сынау айлары узды, консилиумнарда безне: «Өзәргә кирәк!» — дигән сүзләр белән куркыттылар. Бу котылгысыз хөкем карары кебек яңгыраган иде! Хәзер реамобильдә Мәскәүгә барганда да уйлыйм: без тормыш иптәшем белән җиңел юл сайламадык, моңа кадәр дә без гомер буе җиңел юл сайламаган идек. Иремнең нәкъ менә мине тормыш иптәше итеп сайлавы алда әйтелгәннәрне исбатлый. Туачак сабыебыз сау-сәламәт диләр, менә бу бәхет түгелмени?!

Тагын аз гына көтәсе калды, аннан соң без ИншАлла, яңа елмаю күрербез, яңа елау ишетербез һәм әти-әни булуның ләззәтен тоярбыз. Алла теләсә. Безнең өчен дога кылыгыз! Безгә хәзер сезнең ихлас догаларыгыз кирәк! Без яхшыга өметләнәбез! , — дигән Лилия инстаграмда.

Ходай ярдәменнән ташламасын, әни булу бәхетен тоярга язсын сиңа, Лилия!


Лилия Сәлахетдинова: «Туачак сабыебыз сау-сәламәт диделәр, менә бу бәхет түгелмени?!»” язмасына фикерләр

  1. Алдахы тэгэлэ ярдэменнэн ташламасын .сабыенны кулларына алып сояргэ язсын. Ирен сина терэк булып авырлыкларны жинэргэ язсын лилия

Фикер өстәү