Татарстанда «түшәмнән кан тама» дип коткаручыларны чакырганнар

«Челнинские известия» ачыклаганча, кичә, сәгать 10нарда, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык бүлегенә 32нче комплекс йортында яшәүче фатиры түшәменнән кан тама, дип шалтрата.

Адрес буенча килгән дежур смена подъездда ис булуына игътибар итә. Ишекне беркем дә ачмый, аны ватып ачарга туры килә. Фатирда 62 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Үлемнең  сәбәпләре әлегә билгеле түгел.


Фикер өстәү