Эштә иминлек сакларга акча бирәләр

Россия Социаль иминият фондының Татарстандагы төбәк бүлеге үзизоляция көннәрендә дә эшләүдән тукталмаган. Белгечләр халык белән дистанцион аралаша. Барлык мөрәҗәгатьләрне бердәм дәүләт порталы, шәхси кабинет яки почта аша юлларга мөмкин.

Үзизоляция чорында республикада эшләүче оешмалар да байтак. Шундый шартларда да имин мохит тудырырга, бәла-казаларны һәм һөнәри авыруларны булдырмый калырга кирәк. Болар исә чыгымнар да таләп итә. Акча социаль иминият фонды аша түләнә. Россия социаль иминият фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Павел Лоханов әйтүенчә, хезмәт урыннарында шартларны яхшырту, хезмәткәрне иминлекне саклау буенча укыту, медицина тикшерүләре үткәрү, санаторий-курортларга җибәрү кебек 13 мөһим чара өчен казнадан акча бүленгән. Байтак сумма хезмәт законы нормалары буенча мәҗбүри каралган.
Узган елдан пенсиягә якынлашып килүчеләргә һәм пенсия яшендәгеләргә санаторий-курорт ялы өчен акча күчерелә башлады. Ул максаттан быел 478 миллион сум акча бирелгән. Дөрес, коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү җәһәтеннән республикада эшләп килүче санаторийлар ябылды. Павел Лоханов фикеренчә, үзизоляциядән этаплап чыга башлагач, санаторийлар да ачылачак. Җәйге, көзге, кышкы чорда алар тулы көченә эшләячәк һәм казнадан бүленгән акча тулысынча кулланылышка керәчәк.
Оешмалар иминлеккә каралган тиешле финанс ярдәмен алу өчен фондның төбәк бүлеге филиалларына 1 августка кадәр документларны тапшырырга тиеш. Рөхсәт алгач, иминиятчеләрнең чаралар өчен киткән чыгымнар хакында 15 декабрьгә кадәр хәбәр итүләре сорала. Хәзергә 81 оешмага шундый мөмкинлек бирелгән. “Карантин чаралары иртәме-соңмы юкка чыгарылачак, тормыш элеккечә гадәти режимда дәвам итәчәк. Хезмәт иминлеге өчен бүленгән акчаларны вакытында файдаланырга кирәк”, – ди фонд идарәчесе.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү