“Безгә дә чират җитте”: Мамадыш районында сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көне белән котладылар

Бүген дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы елларның авырлыгын керсез күңелләре белән тоеп үскән сугыш чоры балаларының күзләренә ирексездән яшь килде. Шатлык яшьләре. Мондый игътибарны күптән көтә иде алар: Мамадыш районында сугыш чоры балаларын зурлап Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Бакчада йөргән чагым иде. Урам яктан тальян тавышы, аннан бәйрәм белән котлау сүзләре ишетелде. Мамадыш районы Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбәрәкшин әбиемне (Хөснуллина Миннебәдәр – сугыш елы баласы, әтисе сугышта һәлак булган. – ред.) Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы белән котларга килгән икән. Әбиемә җылы сүзләр, тальян моңнары белән бергә, азык-төлек тутырылган зур гына пакет та бүләк ителде.

Әбием (хәер, бер ул гына түгелдер) мондый игътибарны күптән көтә иде инде. “Тормыш җитеш, Аллаһка мең шөкер! Бүләгенә кызыкмыйм мин аның. Күңел хакы өчен генә дия торган иде ул. 81 яшенә җиткәч, аңа да шулай итеп зурлаганнарын күрергә насыйп булды.

Сугыш чоры балаларын шушы рәвешле зурлау – Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановның  инициативасы. Игътибар үзәгенә ике меңнән артык сугыш чоры баласы алынган.

Чираттагы акция дип кабул итәргә кирәкми, бу – җитәкчелегебез тарафыннан ихластан эшләнгән гамәл, – диде бу хакта Мамадыш районы хакимиятенең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Кадыйрова.Анатолий Петрович сугыш һәм сугыштан соңгы елларда зур авырлыклар кичергән, зур тырышлыклар күрсәткән балалар, бүген инде өлкәннәр безнең яктан игътибар һәм күпмедер күләмдә ярдәм тоярга тиеш, дип белдерде. Бу ярдәм бигрәк тә хәзер, пандемия чорында әһәмиятле бит. Шулай итеп, без барлыгы 2900 сугыш чоры баласын Җиңү бәйрәме белән котладык. Бу исемлеккә 1932-1945нче елларда туган һәм “тыл хезмәткәре” исемен йөртмәгән өлкәннәребезкерде.

Әйткәнемчә, әлеге котлау коры сүзләргә генә кайтып калмады, кыска гына концерт программасы белән дә үрелеп бардым. Барлык санитар тәлапләрне истә тотып, билгеле. Шул мизгелләрдә урам бәйрәм рухына күмелде. Бөек Җиңү көнендә кабаттан җыелышып булмаса да, өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен җай табулары сөендерде, әлбәттә.

Лилия Гыймазова.


Фикер өстәү