Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле белән телефоннан сөйләште

Әңгәмә Бәһрәйн ягы инициативасы буенча узды.

Король Россия Президенты Владимир Путинга сәламләү сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерүне сораган.

Хәмәд бән Гайсә Әл Хәлифә хәбәр иткәнчә, Татарстанда эпидемиологик вәзгыятьне аерым игътибар белән күзәтә. Король Рөстәм Миңнехановка һәм республика халкына бу катлаулы вакытта ярдәм итү сүзләрен белдерде, хәлне тиз арада нормальләштерүне теләде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында корольгә күрсәтелгән кайгыртулары өчен рәхмәт әйтте.

 


Фикер өстәү