Татарстанның бер авылында яңа истәлек обелискы ясаганнар

Тәтеш районының Кошки-Новотимбаево авылында Җиңүнең 75 еллыгына яңа истәлек обелискы ясалган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Элеккесен, шулай ук калдырырга булдык, ул үткән йөз еллыкның алтмышынчы елларында төзелгән булган. Ул шактый искергән, безнең җирлектә яшәүчеләрнең, Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертүчеләрнең берсе дә онытылмасын өчен, яңа исемнәр өстәргә кирәк булды», — диде Кошки-Новотимбаево авыл җирлеге башлыгы Сергей Гаврилов.

Авыл кешеләре яңа һәйкәл төзү турындагы карарны бергәләп кабул иткән һәм гражданнарның үзара салым программасы буенча җыелган акчасын сарыф иткәннәр.

Һәйкәл төзүне оештыруда Кошки-Новотимбаевода туган — тәтешлеләр Владимир Иванов һәм Володар Тимофеев та ­актив катнашкан.

«Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилеена һәйкәл әзер», — дип уртаклашты Сергей Гаврилов.


Фикер өстәү