Өлгерәсе иде: 5 яшьлек Адилә Шәфыйковага ярдәм кирәк

Арчада яшәүче 5 яшьлек Адилә Шәфыйковага ярдәм кирәк. Сабыйда тумыштан сирәк очрый торган авыру. Аның каны куера һәм тамырларында тромб барлыкка килә. Кечкенә генә Адилә зурларга тиешле күләмдә кан сыеклата торган дару эчеп тора.

– Йөкле вакытта бернинди кыенлык та булмады. Кызым туды дип сөенергә дә өлгермәдек, безгә аның авыру икәнен җиткерделәр, – ди әнисе Лилия. – Тамырлар киңрәк формалашкан, алардагы кан әкрен йөри. Шуның аркасында йөрәккә авырлык килә.

Сабыйны Мәскәү табиблары да тикшерә. Лилия анда бик өметләнеп бара. Янәсе, берәр җылы сүз ишетмәсме? Тик булмый – алар да шул ук диагнозны кабатлый.

Адиләгә ике яшь чагында авыру тагын да көчәя. Бала муенын да бора алмыйча елый башлый. Тизрәк хастаханәгә салалар. Баксаң, муенында кан куерып, тромб барлыкка килгән икән. Сабыйны төрле дарулар һәм уколлар белән дәвалый башлыйлар. 2018 елда чит ил клиникасындагы бер табиб баланы дәваларга риза икәнен әйтә.

– Безгә чит илгә барып дәваланып кайтырга насыйп булды. Табиблар муенындагы һәм аякларындагы тамырларны чистарттылар. Муенына титан пластинкалар куярга туры килде. Шулай итеп, сабыемның гомерен озайттылар. Тик кан куерудан туктамый. Гел тромблар барлыкка килә. Өстәвенә кызымның бер аягы икенчесеннән кыскарак. Аны дәваларга кирәк, – ди Лилия. – Йөзәргә йөртү, махсус киемнәр һәм ортопедик аяк киемнәре бушка бирелергә тиеш булса да, без боларны сатып алабыз. Авыру тагын да таралып китмәсен өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Кызымның аяклары ныгысын өчен йөзүгә дә, гимнастика, биюгә дә йөртәбез. Адилә җырларга да ярата. Вокал буенча күп кенә бәйгеләрдә катнашып, 1, 2 нче урыннар яуладык.

Коронавируска бәйле хәлләр алар гаиләсенә дә кагылган. Ел башыннан чит ил клиникасына барып ятасылары булса да, бу кичектерелгән. Хәзер сабый көчле дарулар эчеп кенә тора. Әнисе әйтүенчә, кайчак аның күләмен дә арттырырга туры килә икән.

– Тагын кан тамырларын чистартырга кирәк. Без өлгерә алмыйбыз, кан куерып тора. Анализ биреп караган идек, тромбоцитлары тагын арткан. Бар өметебез – чит ил табибларында. Әмма анда барыр өчен бик күп акча кирәк, – ди Лилия. – Мәрхәмәтле кешеләрдән көн саен күпмедер акча килә. Без аларга бик рәхмәтле. Тик әле җыясы сумма зур. Тагын 2 миллион сумга якын акча кирәк. Шуңа да без газета укучылардан да ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

  • Әнисе Лилия Илдар кызы исемендәге Саклык банкы картасы: 4817 7600 2122 1670.
  • Ак Барс банкы картасы: 4244 3695 1810 5744.
  • Хәбәрләшү өчен телефон номеры: 8 9274 05 30 59

Гөлгенә Шиһапова


Өлгерәсе иде: 5 яшьлек Адилә Шәфыйковага ярдәм кирәк” язмасына фикерләр

Фикер өстәү