Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый әби: «Кызым, бәйрәм күлмәге киик әле!»

Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның хатыны Гыйльмурый әбигә быел 103 яшь тулды. Шөкер, һаман да зиһенле, һаман да төрттереп, шаяртып сөйләшә. Газинуры аңа юкка гына «гөләп чәчәгем» дип әйтә торган булмагандыр. Гыйльмурый әби бүгенге көндә кызы Римма белән яши. Иртүк шалтыратып бәйрәм белән котладым үзләрен. Геройның улы — Әнвәр абыйга да бәйрәм сәламнәрен җиткердем. «Безне онытмаган өчен рәхмәт!»- диделәр. Без үзебезнең язма геройлары белән әнә шулай гел хәбәрләшеп торабыз.

Гыйльмурый әбигә килгәндә, бүген иртән иртүк Риммага: «Бүген бәйрәм көне бит, кызым, мондый көнне көн дә кия торган күлмәк белән йөреп булмас, матуррагын киерт әле. Берәр кеше килүе дә бар», — дигән. Килмичә калмаслар аларга, үземнең дә күңел гел шуларга тартыла. Насыйп итсә, бүгенге күңелсезлекләр узгач, геройның туган якларына барып кайтырга исәп.

Фотода Гыйльмурый әби Бөгелмә районы җитәкчеләре белән.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү