Путин табибларны тикшерүләрдән һәм кирәкмәс хисаплардан азат итүне таләп итте

Россия Президенты табибларга өстәмә түләүләрне шәхсән контрольдә тотачак. Президент медицина хезмәткәрләренә федераль бюджеттан бүлеп бирелгән өстәмәләрне тулысынча түләүне таләп итте.

Владимир Путин бүгенгә коронавируслы сырхаулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең фәкать яртысының гына федераль түләүләрне алуга ирешүенә чиктән тыш канәгатьсезлек белдерде. Шуңа күрә ул һәр төбәктә өстәмә түләүләргә бәйле хәлне шәхсән контрольлектә тотачагын кисәтте. Моннан тыш Президент медицина хезмәткәрләрен төп эшләреннән – кешеләрне үлемнән коткарудан аермыйча, аларны тикшерүләрдән һәм кирәкмәс хисаплардан азат итүне таләп итте.


Фикер өстәү