Коронавирус белән авыручылар өйләрендә булган хайваннары турында хәбәр итәргә тиеш

Татарстанда ферма хуҗаларына уяу булырга, ветеринария-санитария кагыйдәләрен, шулай ук фермаларда өзлексез эшләүне оештыру буенча Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәтмәләрен үтәргә тәкъдим ителә. COVID-19 белән авыручы кешеләр өйдә асрый торган йорт хайваннары турында хәбәр итәргә тиеш. Ведомствоның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Авыручылар ачыкланганда яисә COVID-19 вирусы белән йогышлануга шик тудырган хайваннар турында Ветеринария идарәсенең кайнар линиясенә 8 (800)20-140-32 телефоны буенча кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук коронавирус белән авырып китүче кешеләрдән, симптомнарсыз һәм җиңел рәвештә авыручыларны да кертеп, әгәр өйдә асрый торган җәнлекләре булса, шалтыратулар кабул ителә», диелә бу хәбәрдә.

Россия терлекчеләре авыл хуҗалыгы хайваннарының яңа короновирус белән йогышлану ихтималын бәяләү һәм, кирәк булса, хайваннарны иминләштерү үтенече белән Агроиминләштерүчеләрнең илкүләм берлегенә (НСА) мөрәҗәгать иткән. НСА бу мәсьәләне Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге буенча федераль хезмәткә (Россельхознадзор) җибәргән һәм аннан пандемиянең авыл хуҗалыгы хайваннары өчен куркыныч тудырмавы турында хәбәр алган.

Россельхознадзор белешмәләре буенча, бүгенгә COVID-19 вирусы белән йогышланган кеше белән аралашкан табигый мохиттәге хайваннардан этләр һәм мәчеләр арасыннан COVID-19 вирусы белән йогышланган бары тик бер генә очрак теркәлгән булуы мәгълүм. Ә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлану очраклары бөтенләй юк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белешмәләре буенча Татарстанда хайваннарның йогышлану очраклары шулай ук теркәлмәгән.


Фикер өстәү