Рөстәм Миңнеханов табибларга вакытында түләргә кирәклеген искәртте

«Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр буенча үз вакытында һәм бик төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез. Әйе, аңлатуы кыен булган әйберләр бар. Өстәп түләү кемнәргәдер тиеш, ә кемнәргәдер – юк. Әмма шуның өчен дә без бар. Россия Хөкүмәтенә, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, «Ашыгыч ярдәм» автомобильләрен аерырга ярамавын аңлатырга кирәк. Һәрбер шундый машинада коронавирус йоктырган кеше булырга мөмкин бит». Татарстан Президенты Министрлар Кабинеты утырышында медицина хезмәткәрләренә өстәп түләү мәсьәләсенә аерым игътибар таләп итте.

Утырыш Татарстан дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш дисциплинасы торышына, идарә итү ягыннан дәүләт бурычын үтәвенә һәм узган елгы йомгаклар буенча эшчәнлеге нәтиҗәсенә багышлап үткәрелде.
Президент әйтүенчә, икътисадтагы катлаулы хәлләргә карамастан, Татарстан илкүләм проектларда дәүләт башлыгы билгеләгән барлык бурычларны үзвакытында үтәргә тиеш.
– Кайбер күрсәткечләр икътисадтагы төшенкелеккә кадәр кабул ителгән. Шуңа күрә, нинди катлаулы хәлдә калдык, дип аптырап утырырга түгел, ә федераль коллегалар белән берлектә бу килешүләргә үзгәрешләр кертергә кирәк. Әлеге эшне системалы төстә алып барырга кирәк. Илкүләм проектларны беркем дә юкка чыгармады, без аларны тормышка ашыру өчен җаваплы. Дәүләт башлыгы билгеләгәннең барысы да үтәлергә тиеш, – дип белдерде Татарстан Президенты.
Киңәшмәдә катнашучылар дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген һәм федераль, республика дәрәҗәсендәге барлык карарларның оператив үтәлешен яхшырту мәсьәләләрен карады. Шулай ук кризиска каршы һәм эпидемиягә каршы чараларны үзвакытында, сыйфатлы итеп үтәү турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов агымдагы хәлләрнең барлык көч һәм ресурсларны туплауны таләп итүен әйтте. Фәкать эшне нәтиҗәле оештыру һәм икътисадны тиешенчә эшләтә башлау гына хәлләрне тотрыкландыру мөмкинлеге бирәчәк, диде ул.
– Барлык федераль акча максатчан рәвештә һәм үз вакытында иң кирәкле бурычларны хәл итүгә тотылырга тиеш, – диде Президент.


Фикер өстәү